Сценарий авторы Альберт Шакиров: «Бер-бер хәл» сериалыннан әнием гаиләсен танып көлде
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Бер-бер хәл» сериалын карагач, сценарий авторы Альберт Шакировның әнисе сюжетта үз гаиләсен танып көлгән.
25 октябрьдән «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 40 серияле «Бер-бер хәл» сериалы күрсәтелә башлады. Ул быел Казанда төшерелгән. Сценарий авторы Альберт Шакиров үз тойгылары белән «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә уртаклашты.
«Сериалның беренче серияләрендә гаиләнең буыннар чылбыры өзелгән мизгелен күрсәтәбез. Сюжет буенча, алар шул элемтәне ныгытырга тырыша. Кайбер урыннарда я өлкән буын артыгын кыланып җибәрә, я яшьләр өлкәннәрне санга сукмый. Бүген шундый вакыйгалар бармаган гаилә юк дип әйтеп булмый.
Әни беренче серияләрен карагач, рәхәтләнеп көлде. Үзебезнең гаиләләр дә бар бит. Сценарие минеке икәнен әни танып алды», — дип уртаклашты Альберт Шакиров.
Сценарий авторы сүзләренчә, сюжетка чын кеше тарихлары кергән.
«Нинди генә гаилә булса да, бәхәс чыкмый калмый. Килеп чыккан бер-бер хәлнең чишелеше гаиләнең үзеннән тора. Гаиләдә рухи кыйммәтләр булмаса, өлкәннәр тәрбиясе яшьрәкләргә барып җитмәсә, бер-бер хәлнең начар төгәлләнүе дә бар», — диде Альберт Шакиров.