Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

Түбән Новгородта татар фермеры экологик яктан чиста бәрәңге үстерә

0
Түбән Новгородта татар фермеры экологик яктан чиста бәрәңге үстерә

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең « Туган як » газетасында Ринат Сөннәтовның төбәктәге фермерлар турында язмасы чыкты.

Безнең якларда бәрәңгегә зур ихтирам белән карау бер дә гаҗәп түгел. Авыр елларда халыкны ачлыктан нәкъ менә «икенче икмәк» саклап калган. Авылда гына түгел, кечкенә шәһәрләрдә дә бәрәңгене ел саен хәлдән килгәнчә утыртырга тырышалар. Һәр шәхси хуҗалыкта диярлек июль башлану белән бәрәңге басулары ап-ак чәчәккә күмелә.

Интернет магълүматләре буенча, бер кеше, яшенә һәм тормышына карата, ел дәвамында ике-өч капчык бәрәңге ашый икән. Бу ризыкның кеше организмы өчен файдалы булуын һәркем яхшы белә. Тик менә колорадо коңгызын юк итәр өчен әллә нинди агулар файдалану гына борчый. Явыз бөҗәккә каршы чиста ысуллар белән көрәшүче хуҗалыклар аз, шуңа да алар җитештергән экологик продукциягә сорау зур.

Камкада эшчәнлек алып баручы Рөстәм Мангушев КФХсы нәкъ менә сыйфатлы товар гына җитештерергә тырыша.

— Башка еллар белән чагыштырганда, быел уңыш аз. Әлбәттә, моңа һава шартлары тискәре йогынты ясады. Һәр гектар уртача 20 тонна уңыш бирде. Быел эксперементаль рәвештә ике яңа сорт — «Королева Анна» һәм «Гала» чәчеп караган идек. Соңгысы, дым яратучан буларак, быелгы коры һава торышында бик шатландырмады, ә «Королева Анна», киресенчә, әйбәт уңыш бирде. Киләсе елга бу бәрәңгене шактый мәйданга чәчәрбез, дип беләм. Чәчү әйләнешенә яңа кыр әзерләдек: җирне чүп-чардан, үскән агачлардан чистарттык, аны тирән сөрдек.

Быел 16 гектар җирдә бәрәңге үстерсәк, киләсе елга 25 гектар чәчәргә планлаштырабыз. Без ике кырлы чәчү әйләнеше ысулы белән эшчәнлек алып барабыз. Биләгән җирнең бер өлешен туңга сөреп калдырырбыз. Бу ысул уңдырышлылыкны арттырырга мөмкинлек бирә һәм чүп үләннәргә каршы көрәшүнең бер юнәлеше булып тора. Киләчәктә пар урынына сидерат культуралар да чәчәргә план бар, — ди фермер.

Хуҗалыкта сыйдырылышлыгы 800 тонна булган яңа җылы бәрәңге амбары төзелгән. Аңа илтә торган юлга вак таш түшәлгән, корылманың ишек алды да махсус мич ярдәмендә җылытыла. Димәк, бәрәңгене салкын һава торышында да машиналарга төяргә мөмкинлек бар. Продукцияне Мәскәү, Сарытау һәм башка регионнардан да килеп алалар икән.

Әлбәттә, зур җир мәйданын эшкәртү көчле техника таләп итә. Бүгенгә хуҗалык карамагында кирәкле тракторлар, махсус тагылма агрегатлар: бәрәңге чәчкеч, күмдергеч һәм башкалары да бар, ә фермерның күптәнге хыялы — бәрәңге комбайны сатып алу узган елда тормышка аша.

— Безнең кәсептә, әлбәттә, махсус техника булуы мөһим. Быел дәүләт тарафыннан 250 мең сум субсидия бирелде. Шул ярдәм чарасына без яңа, заманча сабан сатып алдык, ә үз акчабызга МТЗ-82 тракторы, төяткеч, ГАЗ-53 йөк машинасы һәм бәрәңгене зурлыгы буенча аера торган агрегат булдырдык. Соңгысы эшне шактый җиңеләйтте.

Моңа кадәр дүрт эшче көн буена ике тоннага кадәр генә бәрәңге эшкәртә ала иде, ә бу җайланма шул ук вакыт эчендә 7 тонна бәрәңгенең вагын орлыкка, эресен сатарга аера. Туфрак һәм башка чүп-чардан да арыта. Узган елда җиде кешедән торган бригада бәрәңге сайлады, рәхмәт үзләренә. Аеруча рәхмәт сүзләрен Дамир Сафаровка, Александр Канаевка, Динар һәм Надир Умяровларга җиткерәсем килә һәм алар ярдәменә быел да ышанабыз.

Бәрәңге барлык авыл хуҗалыгы культуралары кебек үк таләпчән: чәчү, күмдерү, агулау, җыеп алу — болар барысы да катлаулы процесс. Көзен кырларны тирән сөреп калдырабыз, язын җирне йомшартабыз һәм шушы пох кебек туфракка орлык чәчәбез. Без үстергән бәрәңге экологик яктан чиста, чөнки агулау ысулының тискәре якларын истә тотып, аны бер тапкыр гына һәм минималь концентрация белән башкарабыз.

Күбесе очракта коңгызны махсус җайланма ярдәмендә үсемлектән төшерәбез. Ә менә бәрәңгенең сабакларын берничә тапкыр күмдерәбез һәм шулай итеп чүп үләннәргә каршы көрәшәбез, ә барлыкка килгән биек сырт яңгыр суына бәрәңге бүлбесенә (клубень) түгел, тамырларына үтеп керергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә без үстергән бәрәңге череми. Гомумән, экологик яктан чиста продукция җитештерәбез һәм шуны исбатлап, үзебез үстергән бәрәңгебез белән тукланабыз да.

«Икенче икмәкне» җыяр алдыннан, сабакларын чабабыз һәм комбайн эшкә керешә. Аграр эшчәнлектә тәҗрибә зур роль уйный. Узган елда, мәсәлән, бәрәңге җыяргә соңга калдык, карасак, көз уртасы булуга карамастан, бәрәңге үсүен дәвам итә. Иң мөһиме — сабакларын туң сукмасын.

Киләсе елга басулар дымландыруны гамәлгә куяргә җыенам. Мелиорация системасын үзъкуллап ясармын дип уйлым, ә суны Пьянадан алырга ниятләнәм. Димәк, бәрәңге комбайны алу белән безнең хуҗалыкта бөтен эш механизацияләнгән диярлек. Җиһазга, югалтуларны азайту өчен, берникадәр узгәрешләр дә кертәргә туры килде һәм ул иң мөһим мәсьәлә — кадрлар кытлыгын чишәргә ярдәм иттә. Узган елларда бәрәңге җыяргә халык табу кыен иде. Хәзер төп эшләрне башкарырга миңа гаиләм — хатыным Наталья һәм улым Надир ярдәм итә. Бәрәңгене сайлар һәм, сатып алучылар килгәч, зур йөк машиналарына төяр өчен генә яктан эшчеләр яллыйбыз. Аларны кайнар аш белән тәэмин итәбез, — ди язма герое.

Рөстәм әфәнде җентекләп, тирән өйрәнеп бәрәңге сортларын сайлый. Бу эштә махсус литературадан тыш, интернет аша алдынгы хуҗалыклар тәҗрибәсен, фәнни-тикшерү институтлары тәкъдимнәрен өйрәнә һәм аларны эшчәнлегендә кулланырга омтыла.

— Фәнни тикшерүләргә нигезләнеп эшләү — сыйфатлы продукция җитештерергә мөмкинлек бирә, ә аны уңышлы реализацияләү — бәрәңгенең тәменә, дөрес саклануына һәм башка уңай сыйфатларына бәйле. Эшчәнлегебез таңында Белоруссиядә чыгарылган «Уладар» сортлы бәрәңге үстердек, ул үзен бик начар күрсәтте — мул уңыш бирә бирүен, ләкин сырхау. Бүгенгә «Лаура» дигәнен үстерәбез, киләсе елга «Королева Анна» ны чәчәрбез, — ди Рөстәм Хайдәрович.

Язма герое Арзамас авыл хуҗалыгы техникумын кызыл дипломга тәмамлый, ә аннары Горький шәһәрендә шул ук һөнәре буенча югары беләм ала. Бу юнәлештә алган тирән белеме һәм озак еллар буе туплаган бай тәҗрибәсе аңа төрле техниканы җайларга, җиһазларны яңартырга, эффектив үзгәрешләр кертәргә ярдәм итә. «Алтын куллы» фермер бөтен агрегатларны көйли, һәр гектар җиргә аның тире тама. Әйе, җир хуҗасы шундый була. Уңышлар сиңа, чын крестьян!




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович пробилась во второй раунд турнира WTA-1000 в Риме






Реалити-шоу "Дом 2" так ее и не отпустило. Плохой сценарий для Либерж Кпадону

Президент Кубы вручил Путину поздравительное письмо Рауля Кастро

В Муроме простились с 23-летним футболистом и тренером Егором Кашиным

Самый мощный день в году Акшая тритья: как правильно провести 10 мая, чтобы притянуть удачу