Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

Татарстанда җанисәптә катнашучылар арасындагы фотобәйгедә җиңүчеләрне 28 айфон көтә

0

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). 1-14 ноябрьдә Татарстан Республикасында халык санын алу участокларында җанисәптә катнашкан кешеләр арасында «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Народный Татарстан» төркемендә онлайн фотобәйге узачак. Фотоконкурста катнашучылар халык санын алу пунктларында баннер яки җанисәп турындагы плакат фонында төшкән фотоларын #ТатарстанВместе #МояПерепись хэштегы белән «ВКонтакте» яки Instagram социаль челтәрләренә урнаштыра. Бәйгедә 14 яшьтән узган кешеләр катнаша ала. «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Народный Татарстан» төркеме туры эфирында 1-14 ноябрьдә көн саен 20.00 сәгатьтә фотоконкурста катнашучылар арасында икешәр җиңүче сайлап алыначак, аларга iPhone 13 смартфоннары тапшырылачак. Барлыгы 28 iPhone 13 смартфоны уйнату күздә тотыла. Фотобәйгедә 1 ноябрь көнне 8.00 сәгатьтән 14 ноябрь көнне 20.00 сәгатькә кадәр урнаштырылган фотолар катнаша. Онлайн фотоконкурста катнашу өчен түбәндәгеләр кирәк: - Халык санын алу пунктларында баннер яки җанисәп турындагы плакат фонында селфи ясарга яки фотога төшәргә; - Фотоны «ВКонтакте» яки Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәңдә #ТатарстанВместе #МояПерепись хэштегы белән урнаштырырга (бәйгедә катнашучының социаль челтәрдәге аккаунты яки сәхифәсе ачык булырга тиеш); - Туры эфирда фотоконкурсның нәтиҗәләрен көтәргә (көн саен 20.00 сәгатьтә. Әгәр җиңмәгәнсез икән, сезнең фотосурәт фотобәйгенең алдагы көннәрендә 14 ноябрьгә кадәр катнашачак). Конкурста катнашучыларга түбәндәге ике сылтама буенча үзләренең стационар халык санын алу участоклары һәм күп функцияле үзәкләрнең адресын белергә тәкъдим ителә: https://vk.cc/c7pBTv һәм https://vk.cc/c7pBWo (QR-код кирәкми).




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Стефанос Циципас

Паула Бадос и Стефанос Циципас расстались | Виды спорта






Минобороны опубликовало видео Парада Победы в Москве глазами лётчиков ВКС

Жители Ногинска отметили День Победы парадом

В театр «Ульгэр» в Бурятии ГИБДД обучило детей безопасноти - Россия, дети и культура, безопасость на дорогах

Лукашенко похвалил парад Победы на Красной площади в Москве