Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында вакф проекты буенча кафе ачылды
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Узган ялларда Пенза өлкәсе, Городище районы Урта Әләзән авылында «Рамазан» мәчете каршында «Рамазан кафесы ачылды. «Рамазан» кафесы — вакф проекты, аңа җирле меценатларның берсе акча биргән. Бу кафедан кергән табыш мөселманнарның һәм мәчет чыгымнары өчен тотылачак. Бу хакта Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Тантанада мөфти Ислам хәзрәт Дашкин, авыл администрациясе башлыгы Рушан Гурдин, Городище мөхтәсибәте җитәкчесе Рифат хәзрәт Әбүзәров, Х. Читать дальше...