Главные новости Анапы
Анапа
Август
2021

Краснодар краен су баса: Туристлар аэропортка кадәр җәяү барган

0
Краснодар өлкәсе губернаторы Вениамин Кондратьев сүзләренчә, Анапа шәһәрендә бер тәүлектә бер еллык явым-төшем булган. Бу турыда РЕН ТВ  хәбәр итте. «Кайчакта бер сәгать эчендә бер айлык явым-төшем була. Анапада да, Темрюкта да бер тәүлектә явым-төшемнең бер еллык нормасы яуды», — дигән губернатор. Биредә туристларны эвакуациялиләр. Аларның күбесе аэропортка җәяү барырга мәҗбүр булган. Аэропортка таба юл чын елгага әверелгән, диелә бу хәбәрдә. Соңгы белешмә буенча, Краснодар краенда 1,5 мең кешене эвакуацияләгәннәр. Анапа, Новороссийск, Темрюк районнарында 1421 торак йортны, 1899 участокны, социаль әһәмияткә ия алты объектны су баскан.100 мең чамасы кеше электр утсыз калган. 14 августта 14 районда гадәттән тыш хәл режимы игълан ителгән. Синоптиклар бүген яңгыр кимер дип фаразлый. Ләкин кайсыбер районнарда, шул исәптән Анапада яңгырлар һәм яшеннәр көтелә.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Краснодарском крае

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Рублёв вышел в 1/4 финала турнира ATP в Дохе






Руководитель отряда волонтеров Татарстана рассказала о работе на пляжах Анапы

Отработали около 4 тыс. часов в 372 смены: с Черного моря вернулись волонтеры Татарстана

Владельцы гостиниц на черноморском побережье боятся разориться и просят помощи у властей Краснодарского края

Лавиноопасность в Сочи: снег, ветер до 26 м/с и похолодание до -4°C