Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

Новости за 08.10.2021

Ташлама һәм пособиеләр рәсмиләштерүне онлайнга күчерү вакытын атадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). 2024 елда белешмә, социаль ташлама һәм пособиеләр рәсмиләштерү буенча барлык хезмәтләр онлайн рәвештә күрсәтеләчәк. Вице-премьер Дмитрий Чернышенко Хөкүмәт тарафыннан расланган «Дәүләт хезмәтләре онлайн» стратегик инициативасын шәрехләп шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза. Аның сүзләренчә, «Дәүләт хезмәтләре онлайн» проектының максаты – хакимият органнары күрсәтә торган хезмәтләрнең сыйфатын һәм уңайлылыгын арттыру, шулай ук гражданнар һәм оешмалар... Читать дальше...

Татарстан Президенты авыл хуҗалыгында фәнгә игътибарны көчәйтергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгында дым саклау юнәлешендә эшне дәвам итү кирәклеген әйтте. Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында тармак алдында яңа бурычлар куйды. Президент быел корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелгәнен, һава температурасы һәм явым-төшемнәр буенча вазгыять 2010 елга якын булганын искәртте. «Бу вакыт эчендә дым туплаучы, саклаучы һәм прогрессив технологияләр кертү буенча зур эш башкарылды. Читать дальше...

Кариев театры «Сөннәтче бабай» спектаклен тәкъдим итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). 22, 23 һәм 24 нче октябрь көннәрендә Кариев театры 34 нче сезонның икенче премьерасын — «Сөннәтче бабай» спектаклен — тәкъдим итә. Төп рольләрдә Татарстанның  һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров һәм Татарстан Республикасының халык артисты Илфат Камалиев уйнаячак. «Гаяз Исхакыйның „Сөннәтче бабай“, „Ул әле өйләнмәгән иде…“, „Остазбикә“, „Кәләпүшче кыз“, „Ике йөз елдан соң инкыйраз“ әсәрләренә нигезләнеп куелган спектакль — үзенә күрә бер новеллалар дисбесе. Читать дальше...

Русия табиблары коронавирустан дөрес дәваламау эшен мәхкәмәдә карауны туктатып торуны сорады

Azatliq.org 

Хокук яклау оешмаларының коронавирус белән авырганнарны тиешле медицина ярдәме ала алмаганы өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә өндәве – җинаять, дип белдергән алар.

Роспотребнадзорда вакцинация темплары кайсы районнарда иң югары булуын әйттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация темплары иң югары булган районнарны атады. «Вакцинация күрсәткече иң яхшы булган муниципаль берәмлекләргә килгәндә, Яңа Чишмә (планның 91,8 проценты) Актаныш (86 процент), Ютазы (76 процент)... Читать дальше...

Табиб Россиядә коронавирустан үлем-китем дәрәҗәсе ни өчен югары булуын аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Соңгы атнада Россиядә коронавирустан үлүчеләр саны буенча берничә тапкыр антирекорд куелды. Моның бер сәбәбе – вирустан саклану чараларын үтәүдән вакытыннан алда баш тарту. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә. «Теләсә нинди инфекция вакытында иң мөһиме – эпидемиологик шартларны үтәү. Метродагы 20 кешенең икесе генә битлектән, калганнары кияргә «оныткан». Бу зур роль уйный һәм үлем-китем очраклары арта», - дип белдерде табиб-терапевт, Р.Н.Ходанова исемендәге Иммунокоррекция... Читать дальше...

Ел ахырында иң нык кыйммәтләнәчәк продуктларны атадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). 2021 ел ахырында Россиядә барыннан да элек азык-төлек булмаган товарлар, мисал өчен, бензин, төзелеш материаллары, тукыма һәм тәмәке кыйммәтләнәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Басма Икътисади үсеш министрлыгы әзерләгән инфляциянең аерым күрсәткечләрен фаразлауга таянган. Ведомство мәгълүматлары буенча, бу тармакта инфляция 7,2 процент (2020 елның декабре белән чагыштырганда) тәшкил итәчәк, бер ел эчендә азык-төлек булмаган товарлар 6,8 процентка кыйммәтләнәчәк. Читать дальше...



Минниханов поручил Правительству, федеральным структурам и «Татмедиа» повысить уровень знаний финансовой грамотности граждан РТ

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Во время ежегодного Послания Рустам Минниханов поручил правоохранительным органам пресекать деятельность финансовых пирамид на их начальном этапе.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ковидтан соңгы синдромның төп симптомнарын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы беренче тапкыр ковидтан соңгы синдромга билгеләмә бирде һәм әлеге халәтнең симптомнарын атады. Шул хактагы мәгълүмат оешманың рәсми сайтында дөнья күргән. Әйтик, пациентларның якынча 20 процентында «озакка сузылган Covid-19» ачыклана. Әлеге синдром кешедә терелгәннән соң өч ай үткәч барлыкка килә һәм ике айга якын дәвам итә. Бу чорда пациентның хәле яхшырырга да, начараерга да мөмкин. Тиз ару, тын бетү, когнитив дисфункция билгеләре... Читать дальше...

Татарстанда тагын 86 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «8 октябрьгә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе йоктыруның 86 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле... Читать дальше...

Миңнеханов: Татарстан журналистларының фейк яңалыкларга каршы торуда роле зур

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты республика журналистларының дөрес булмаган һәм фейк яңалыкларга каршы торуда рольләре зур. «Гражданлык җәмгыятенең иң мөһим институты — массакүләм мәгълүмат чаралары. Журналистларның профессиональлеге һәм гражданлык позициясе мөһим. Аларның тәэсире редакция сәясәтенә билгеле бер йогынты ясарга тиеш», — диде ул ТР Дәүләт Советына Юлламасында. Президент «Татмедиа» агентлыгына Журналистлар берлеге белән берлектә әлеге мәсьәләләрдә активлык күрсәтергә кирәклеген әйтте.

Президент: Финанс пирамидаларында алдануны кисәтү өчен халыкның белемен арттыру кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, финанс пирамидаларында алдануга чик кую өчен, халыкның белемен арттыру кирәклеген әйтте. «Быел безнең гражданнарның шактый өлеше төрле финанс пирамидаларында акчаларын югалтты. Моның сәбәбе - халыкның финанс белеменең түбән дәрәҗәсе. Хөкүмәткә, тиешле федераль структуралар белән һәм „Татмедиа“ агентлыгы белән берлектә, гражданнар белемен арттыру буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыруны йөклим», — диде Президент. Читать дальше...

Миңнеханов: Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрү рухи мирасны саклауга өлеш кертер

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтү татар халкының рухи-мәдәни мирасын һәм милли үзенчәлеген саклауга зур өлеш кертер дип саный. «Киләсе елда бөтен ил белән бергә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Бик күп мөһим чаралар узачак. Шуларның берсе — Казанда Җәмигъ мәчете комплексын төзи башлау», — диде ул ТР Дәүләт Советына Юлламасында. Аның сүзләренчә... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда сәнәгать өлкәсендә нәтиҗәлелекне арттыру бурычын куйды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты республиканың сәнәгать өлкәсендә җитди бурычлар торуын, нәтиҗәлелекне һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга кирәклеген әйтте. «Инновацияләр кертү, җитештерүне цифрлаштыру, экспортны арттыру мөһим. Республика экспорты структурасының 70 процентын диярлек нефть, нефть продуктлары һәм нефть химиясе продукциясе алып тора», — диде ул ТР Дәүләт Советына Юлламасында. Ул Татарстанда сәнәгать предприятиеләренең 1 млрд сумнан артык табышы барлыгын әйтте. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов мөгезле эре терлек санын арттырган һәм киметкән районнарны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөгезле эре терлек санын арттырган һәм киметкән районнарны атады. Ул Дәүләт Советына еллык Юлламасында баш санын киметкән районнарга вазгыятьне төзәтергә кушты. «Татарстан Россиядә сөт җитештерү буенча алдынгы урынны били. Мамадыш, Әтнә, Саба, Кукмара районнары баш саны арттыруны дәвам итә. Шул ук вакытта кайбер муниципалитетларда тискәре тенденция күзәтелә», — диде Президент. Кама Тамагы, Зәй, Аксубай... Читать дальше...

Татарстан Президенты: Мәктәпләрне саклауга өстәмә акча бүленеп биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Белем бирү оешмаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү мөһим мәсьәлә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында мәктәпләрне саклауга өстәмә акча бүлеп биреләчәген әйтте. Президент Казан һәм Пермьдәге фаҗигале вакыйгалар һәр ата-ананың йөрәгенә борчу салганын ассызыклады. «Безнең тарафтан мәктәп биналарының физик сакланышына өстәмә чаралар бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Объектларны террорчылыктан яклау стандартларын... Читать дальше...

Ветеран печати из Нурлата получила подарок от Союза журналистов республики

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Нина Кубасова, много лет проработавшая в редакции районной газеты “Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”), по случаю Международного дня пожилых людей приняла поздравительную открытку и продуктовый набор от Союза журналистов Республики Татарстан.

Новости России
Москва

Галина Янко: главные традиции и приметы Пасхи


Рөстәм Миңнеханов һәм Ерлан Искаков уртак проектларның үтәлеше хакында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Казандагы генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты. Яклар Татарстан Республикасы һәм Казахстан проектларын гамәлгә ашыру барышында алдагы партнерлык һәм хезмәттәшлек хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Ерлан Искаков узган айда Казахстанның Казандагы генераль консулы вазифасына кереште.

Миңнеханов: Яшьләрнең киләчәктә Татарстанда калулары буенча эш алып бару мөһим

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты фикеренчә, республика яшьләре үзләрен актив күрсәтә. Алар максатларын туган якларында тормышка ашыра алсын өчен алар белән эш алып бару мөһим. «Татарстанда һәр яшь кеше үзен күрсәтә һәм үз потенциалын тормышка ашыра ала. Бу эштә „Сәләт“, „Йолдызлык“, „Безнең заман“, Студентлар лигасы юнәлешләрен билгеләп үтәр идем. Иҗтимагый берләшмәләр алга таба да ярдәм алыр иде», — диде ул ТР Дәүләт Советына Юлламасында. Аның әйтүенчә,... Читать дальше...

Миңнеханов: Мәдәният оешмалары эшендә иҗади берлекләрнең потенциалын куллану кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәдәният учреждениеләре эшендә иҗади берлекләрнең потенциалын куллану кирәклеген әйтте. Бу бурычны ул Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында куйды. «Мәдәният тармагы инфраструктурасын камилләштерү юнәлешендә бүген яңа заманча татар театрын төзеп, хәзерге бинаны аннан соң яшьләргә тапшыру бурычы тора. Ушкова йорты уникаль архитектура һәйкәлен реставрацияләү бурычы бар. Ышанам, ул популяр җәмәгать киңлеге булачак. Читать дальше...

Татарстан Президенты: «Ата-ана фидакярлеге» дәүләт бүләге гамәлгә кертелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстанда «Ата-ана фидакярлеге» дәүләт бүләген гамәлгә кертү турында карар кабул ителгән. «Россия Президенты Владимир Путинның күптән түгел чыккан Указы нигезендә, Әтиләр көне гамәлгә кертелде, бу халык тарафыннан позитив кабул ителде. Моңа өстәмә итеп, Татарстанда гаилә абруен, ата-аналар хезмәтенең дәрәҗәсен арттыру максатларында, яңа дәүләт бүләге — „Ата-ана фидакярлеге“ медален гамәлгә кую карары кабул ителде»... Читать дальше...

Әлмәт театры әфган темасына багышланган Америка бестселлерын сәхнәләштерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры әфган темасына багышланган Америка бестселлерын сәхнәләштерде. Театр «Җил артыннан» романының сәхнә варианты белән 77 нче сезонын ачты. Сезон ачылышына һәм премьераны тамаша кылырга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова да килгән иде. Шулай ук әдәбият галимнәре Әлфәт Закирҗанов, Миләүшә Хабетдиновалар тамаша кылды. Америкада яшәүче әфган... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

ATP представила новые правила парного тенниса






6 мая: какой сегодня праздник, что было в этот день

Саша Илич привез в Россию автобус! «Пари» НН с новым тренером добыл нулевую ничью со «Спартаком»

Кечинов: «Пари НН» повезло, «Спартак» полностью владел инициативой»

"Беспилот" рассказал, как в Китае развивают беспилотные технологии