Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

Карачай-Черкесия мәчетләрендә җәмәгать намазларын туктатып торалар

0
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Карачай-Черкесия республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте мәчетләрдә җәмәгать намазларын вакытлыча туктатып тору турында карар кабул итте, дип хәбәр итә «Интерфакс». «Шулай ук эпидемиология вазгыяте яхшырганчыга кадәр күпләп кеше җыела торган искә алу чаралары уздыру туктатылды», - диде республика Диния нәзарәте вәкилләре. Нәзарәттә әйтүләренчә, карар Карачай-Черкесиядә ковид авырулары саны арту сәбәпле, Федераль дәүләт статистикасы хезмәте (Роспотребнадзор) таләпләре нигезендә кабул ителгән. Карачай-Черкесиядә җәмәгать урыннарында битлек режимын һәм социаль дистанцияне үтәүне контрольдә тоту көчәйтелгән. Шулай ук эпидемиологик хәл начарлану сәбәпле, Федераль дәүләт статистикасы хезмәте республикада яшәүчеләрнең мәҗбүри вакцинацияләнергә тиешле категорияләре исемлеген киңәйткән.  



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса