(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе итеп Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире, «Нәүрүз» фестиваленең арт-директоры Нияз Игъламов билгеләнде. «Ведомство каршындагы Иҗтимагый совет составын алмаштыру алдагы составның вәкаләтләре вакыты тәмамлануга һәм анда катнашучыларны ротацияләү зарурлыгына бәйле», - диде ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе вазифасын моңа кадәр Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Таишев башкарды.