ru24.net
World News in Tatar
Июль
2021

Новости за 21.07.2021

Дагыстанның атказанган артисты Болгарда Ак мәчет янында клип төшергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Дагыстан журналисты, ННТ телеканалы директоры Солтан Трамов Болгарда булды һәм «Жизнь как миг» җырына клип төшерде. Дагыстан Республикасының атказанган артисты музыкаль роликны үзенең инстаграм сәхифәсенә куйган. «Минем исемем Солтан Трамов, һәм без Болгар ислам академиясенә килдек. Нәкъ менә монда киләсе клипны төшерү идеясе туды», — дип язган башкаручы. Артист Ак мәчет һәм Болгар ислам академиясе янында «Жизнь как миг» җырын башкара. Тамашачылар күктән һәм төрле ракурслардан төшерелгән биналарны күрә ала.

Камал театры каршындагы мәйданда «Осталар ярминкәсе» була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). 23-27 июльдә Казанда Камал исемендәге татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда «Осталар ярминкәсе» була. «Яшәү стиле — Мәдәни код» халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать I Этно-Fashion фестивале кысаларында Россиянең 25 төбәгеннән осталар, һөнәрчеләр, рәссамнар, дизайнерлар һәм иҗат берләшмәләре җыелачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Осталар ярминкәсе» мәйданчыгы традицион аутентик эшләнмәләр, заманча авторлык эшләре белән дә таныштырачак. Читать дальше...

Свердловск өлкәсендә туган якны өйрәнүче татарлар форумы оештырырга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Екатеринбургта «Уралда туган якны өйрәнүче татарлар: төп бурычлар, арадаш нәтиҗәләр, үсеш юнәлешләре һәм перспективалары» темасына багышланган түгәрәк өстәл булды. Анда җирле туган якны өйрәнүчеләр форумы үткәрү идеясен бертавыштан хупладылар. Түгәрәк өстәлдә өлкә кунаклары, активистлар — туган якны өйрәнүчеләр, проект авторлары, барысы 15 кеше катнашты. Бу турыда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада катнашучылар туган телне өйрәнү... Читать дальше...

Полиция һәм журналистлар исерек йөртүче катнашындагы аварияләрне кисәтү эшен көчәйтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Татарстан йөртүчеләре руль артына исерек килеш еш утыра башлаган. Ел башыннан республикада автомобиль белән исерек килеш идарә итүнең 7,1 меңнән артык очрагын ачыклаганнар. Аларда 17 кеше үлгән, тагын 111 кеше имгәнгән. Шул сәбәпле, Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары республикада яшәүчеләргә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итәргә ярамавы турында мәгълүмат җиткерү эшен көчәйтә. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә. Читать дальше...

Казанда Татар календаренең 150 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Татарстан Милли китапханәсендә Татар календаренең 150 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быел татар телендәге беренче матбугат — басма календарьләр барлыкка килүгә 150 ел тула. Татар дөньясында аларны беренче булып мәгърифәтче, язучы Каюм Насыйри 1871 елда чыгарган. Каюм Насыйри календарьләре татар телендә фәнни-популяр һәм иҗтимагый-публицистик стильләрне ныгытуга зур йогынты ясаган, диелә хәбәрдә. Беренче татар... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән. Алар 1933, 1938, 1951 һәм 1976 елларда туган булган. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. «Агымдагы елның 21 июленә ковидтан 587 үлем очрагы теркәлгән», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Паспортта никахны теркәү һәм балалар турында тамга кую мәҗбүри булмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Россиядә паспортта никахны теркәү һәм 14 яшькә кадәрге балалар турындагы тамганы теләк буенча куячаклар. Бу карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Билгеләп үтелгәнчә, РФ гражданы паспортында аның яшәү урыны буенча теркәлүе һәм теркәлүдән төшүе, шулай ук 18 яшькә җиткән гражданнарның хәрби бурычлары турында тамга куела. Бу турыда «Спутник» радиосы хәбәр итә. «Гражданин теләге буенча паспортта никахны теркәү һәм аерылышу, 14 яшькәчә җиткән балалар... Читать дальше...



Татьяна Голикова бөтен Россиядә битлек режимы гамәлдә булуын искәртте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Россия вице-премьеры Татьяна Голикова Россиянең барлык төбәкләрендә битлек режимы саклануын әйтте. «Бүгенгә илнең бөтен төбәкләрендә дә битлек режимы саклана», — диде ул хакимият вәкилләре белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Аның сүзләренчә, 66 төбәктә 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган гражданнар өчен чикләүләр саклана, 19 төбәктә чикләү гамәлдән чыгарылган, бишесендә чир йоктыру очракларының Россиядәге уртача күрсәткечтән югары булуы теркәлгән.

Фәрит Мөхәммәтшин Сергей Степашин белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Императорское православное Палестинское общество» халыкара иҗтимагый оешмасы рәисе, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фондының күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин белән очрашты. Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Сергей Степашин Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү белән бәйле чараларда катнашу максаты белән Казанга эш сәфәренә килде. Моннан тыш, «Императорское православное Палестинское... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Сергей Степашинга ТАССРның 100 еллыгына багышланган медаль тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт корпорациясе — Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды Күзәтүчеләр советы рәисе Сергей Степашин белән очрашты. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Сергей Степашинга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты. Читать дальше...

Татарстанда ике фура бәрелешкән, бер кеше имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 14.00 сәгать тирәсендә Минзәлә районының Хуҗамәт авылы янында ике фура бәрелешкән. Mercedes йөк машинасы Казахстаннан килгән булган, ә Freightliner автомобиле — Кырымнан. Шаһитлар сөйләвенчә, Mercedes алдан бара торган фураны куып җитеп бәрдергән, аннары юл кырыена төшеп киткән. «Германиядә җитештерелгән йөк машинасы йөртүчесе салонда кысылып калган. Аны коткаручылар чыгарган. Ир-атны ашыгыч ярдәм табиблары хастаханәгә алып киткән», — дип сөйләде юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

Нурлатские автоинспекторы проверили детские автобусы

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Сегодня сотрудники Нурлатского отдела ГИБДД провели очередное профилактическое мероприятие. На этот раз под пристальное внимание автоинспекторов попали автобусы, занимающиеся перевозкой детей.

АИ-95 бензинының биржадагы бәясе рекордлы суммага җиткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасында АИ-95 маркалы бензинның бәясе 2020 елгы тарихи рекордны яңартты. АИ-92 маркалы бензинның бәясе өченче көн рәттән рекорд куя. РИА Новости биржа мәгълүматларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, бүген сату-алулар нәтиҗәсенә караганда, Россиянең Европа өлеше территориаль индексы буенча АИ-95 маркалы бензинның тоннасы 59 849 сум тәшкил иткән. Аның бәясе бер тәүлектә 0,59 процентка арткан. Шулай итеп, бензинның бу маркасының бәясе буенча рекорд куелган. Читать дальше...

КФУ студентларына 25 августка кадәр ковидтан прививка ясарга куштылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казан федераль университеты хезмәткәрләре һәм студентлары мәҗбүри рәвештә коронавирустан прививка ясатырга тиеш булачак. КФУ ректоры Илшат Гафуров имзалаган боерык «Татар-информ» агентлыгында карамагында барлыкка килде. «КФУда белем алучыларга һәм хезмәткәрләргә, медицина күрсәтмәсе буенча кичектерү булмаган очракта, 2021 елның 25 августына кадәр яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациянең тулы курсын узу кирәклеге турында хәбәр ителә», диелгән... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Патриарх Кирилл белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашты. Республика җитәкчесе Патриархка Казанның Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү өчен Казанга килгәнгә рәхмәт әйтте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. «Сезнең җитәкчелектәге республика хакимиятенә митрополиягә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең кайгыртуыгыз һәм игътибарыгыз, нинди дин тотуга карамастан, барысына да тигез бүленә»... Читать дальше...

Татарстанда 14 яшьлек үсмер Ык елгасында батып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Мөслим районында Ык елгасында 14 яшьлек үсмер батып үлгән. Бу турыда Татарстан прокуратурасы хәбәр итте. Мәрхүм бала ике дусты белән елгага су коенырга барган булган. Бала һәлак булганнан соң, прокуратура тикшерү эшләре башлаган. Урынга Мөслим районы прокуроры вазифаларын башкаручы Рамил Мухсинов барган.

Татарстан китап нәшрияты татар ашларына багышланган открыткалар җыелмасы чыгарган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшрияты «Татар ашлары» открыткалар җыелмасы чыгарган. «Яңа проект тиздән сатуга чыга», — диелә нәшриятның социаль челтәрләрдәге хәбәрендә.

Новости России
Москва

Директор Благотворительного Фонда «Провидение» Елена Осипова стала финалистом премии «Россия - страна возможностей»


Два детских сада Нурлата стали обладателями федеральных грантов

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

​​​​​​​На днях конкурсная комиссия Министерства просвещения Российской Федерации объявила победителей конкурсного отбора на предоставление в 2021 году из федерального бюджета грантов на реализацию проектов Консультационных центров в рамках государственной программы РФ «Развитие образования».

Татарстан синоптиклары иртәгә яшен һәм боз яву турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Кайбер районнарда көчле яңгыр, яшен, боз яварга мөмкин дип кисәтә синоптиклар. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Көндез урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшен һәм боз көтелә, диелгән хәбәрдә. Җил төньяктан, көчәйгәндә 15-20 метр тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы +14…+19 градус, көндез +25 градус булачак, ә көнчыгыш районнарда +30 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

Миңнеханов Изге Ана иконасы соборын торгызуда ярдәм иткәне өчен Путинга рәхмәт әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә һәм шәхсән Россия Президенты Владимир Путинга Казанның Изге Ана иконасы соборын торгызуда ярдәм иткән өчен рәхмәт әйтте. «Бу эш республикада Болгар ислам академиясен төзү белән бергә алып барылды. Бу милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуның ачык мисалы булып тора», — диде Миңнеханов Россия Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко белән очрашуда.  «Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә һәм... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

WTA сообщила о достижении Рыбакиной после победы над Швентек






В Королеве прошел урок ЖКХ на основе игры «Домовой»

Детский сад открыли в ЖК «Горки Парк» в Ленинском округе

«Страшно»: Мария Шумакова поделилась подробностями родов

Май в Москве прогнозируется теплее нормы на 1-2 градуса