Чирмешән районының Лашман авылында зират йортын яңартканнар
(Чирмешән, 14 июль, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Лашман авылында зиратта кирәк-яраклар өчен ясалган өйне ремонтлаганнар. Авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов әйтүенчә, бу эш халык акчасына башкарылган. «150 мең сумга якын акча җыелды. Әлеге акчага төзелеш материаллары алынды. Блоклардан ясалган өйне авыл егетләре тышлады, түбәсен алмаштырдылар, яңа пластик тәрәзә куйдылар, отмосткалар ясадылар, бу эшләрне бушлай башкардылар. Рәхмәт аларга. Калган акчага зиратның капкасын да яңартырга ниятлиләр»... Читать дальше...