Татарстан Диния нәзарәте мохтаҗларга 25 тоннадан артык корбан ите таратты
(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Корбан бәйрәменең өченче көне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Мохтаҗларны ашат» хәйрия акциясе белән дәвам итә. Диния нәзарәте быел мохтаҗларга һәм социаль учреждениеләргә 25 тоннадан артык корбан ите таратты. Нәзарәт матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, гает көннәрендә мөфтияттән корбан ите алучылар арасында аз керемле һәм күп балалы гаиләләр, авырулар, инвалидлар, ятимнәр, ялгыз өлкәннәр, шулай ук социаль оешмалар, дини уку йортлары һәм төзәтү колонияләре бар. Читать дальше...