Республиканың яшь урманчылары Кукмарага җыелды
(Кукмара, 31 июль, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Алсу Сәлахетдинова). Кукмара районының Лубян урман-техник көллияте базасында республика мәктәп урманчылыкларының IV слетын ачу тантанасы булды. Яшь урманчыларны, аларның җитәкчеләрен һәм кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов сәламләде. «Мәктәп урманчылыклары слетының безнең районда узуы, әлбәттә, зур мәртәбә. Мондый чаралар балаларны берләштерә, аларга һөнәр сайлауда бер юнәлеш булып тора. Читать дальше...