Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2021

Новости за 08.07.2021

Чүпрәле районында чираттагы «Мүнчәли укулары» үткәрелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Чүпрәле районында чираттагы «Мунчәли укулары» дигән дини җыен үткәреләчәк. Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Мунчәли авылында уза торган «Мунчәли укулары» 2011 елдан башлап үткәрелә. Чарада республикадан һәм күрше төбәкләрдән күренекле дин әһелләре, галимнәр, танылган җәмәгать эшлеклеләре, артистлар катнаша. Укулар авыллардагы рухи-мәдәни мирасны һәм гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә багышланган чыгышлар һәм вәгазьләр белән үрелеп бара. «Мунчәли укулары» җыены быел 10 июльгә билгеләгән. Читать дальше...

Алабугада картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шахмат турниры узды

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 8 июль, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабугадагы картлар һәм инвалидларның интернат йортында яшәүчеләр Ветераннар Советы вәкилләре белән шашка һәм шахмат буенча берничә партия уйнады. Уен нәтиҗәләре буенча Рәхим Гайсин беренчелекне яулады, икенче урында — картлар йортында яшәүче Геннадий Щукин, өченчедә — шулай ук Ветераннар Советы вәкиле Михаил Красильников. Шәһәрдәге танылган шахматчысы, блиц буенча Алабуга чемпионы Игорь Кобелев хөкемдар булды. Теләгән кеше аның белән шахмат яисә шашка уйнады... Читать дальше...

«Шура» журналының яңа саны дөнья күрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан әзерләнгән «Шура» журналының яңа — 33нче саны дөнья күрде. Ул якынлашып килүче Корбан бәйрәменә багышланган. Моннан тыш, журналда, һәрвакыттагыча, республикабызның имамнары әзерләгән тирән эчтәлекле җомга вәгазьләре урын алды: алар зөлхиҗҗә, мөхәррам, сафәр айлары, Гашурә көне, изгелеккә чакыруның фазыйләтләре, гыйлем алуның әһәмияте, олыларны хөрмәт итү хакында. Корбан бәйрәменә багышланган махсус санда корбан чалуның мәгънәсе... Читать дальше...

Татарстан рәссамнары мөхтәсибәт ярдәмендә Чистайны дөньяга татар шәһәре буларак ача

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан рәссамнар берлеге Чистай шәһәрен татар дөньясы буларак та ачкан. Казанда «Борынгы Чистай. Яңарыш» плэнеры нигезендә төзелгән күргәзмә ачылды. «Бу Чистай мөхтәсибәтенең рәссамнар белән актив эшләвенә бәйле. Яңа плэнерда берничә рәссамыбыз алар янында яшәде, рамазан аена туры килгәч рәссамнар ифтар китерделәр. Без аларга үзебезнең эшләребезне бүләк итәбез», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан рәссамнары берлеге рәисе Альберт Шиабиев. Читать дальше...

Татарстанда яшенле яңгыр, көчле җил һәм боз явуы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Кич белән Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә. 8 июльдә республика территориясендә, Казанны да кертеп, кыска вакытлы яшенле яңгыр булуы ихтимал. Бу вакытта җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Урыны белән боз яву ихтималы бар. Төбәк буенча һава температурасы, метеомәгълүматлар  интерактив картасы нигезендә, +25,1 градустан («Лаеш» метеостанциясендә) +31,1 градуска кадәр (Казанның Яңа Савин районы территориясендә) тәшкил итә.

Минтимер Ногманов: Шәймиев белән чагыштыру мине сөендерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Минтимер Ногманов татарстанлылар белән туры эфирда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән чагыштыруның аңа бик күңелле булуын әйтте. «Сакалыгызны кайчан кырасыз, югыйсә бабайга охшагансыз», — дигән сорау килде Казанда яшәүчеләрдән. «Сез беләсезме, мондый чагыштыру миңа күңелле. Әгәр сез бабай диеп, Минтимер Шәрип улы [Шәймиев] турында әйтәсез икән, бу бик югары бәя, минемчә», — дип җавап бирде Минтимер Ногманов. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Путинга М12 трассасын төзү барышы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Мәскәү — Казан — Екатеринбург М12түләүле тиз йөрешле автотрассасын өлешчә 2022 елда ачу күздә тотыла. Бу хакта Мәскәү Үзәк боҗра автомобиль юлы йомгаклау участогын ачу вакытында узган магистраль төзелеше киңәшмәсендә әйтелде. Киңәшмәне Россия Президенты Владимир Путин үткәрде, М12 проектын РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин тәкъдим итте. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм территорияләреннән трасса узачак Россия башка төбәк җитәкчеләре катнашты. Читать дальше...

Терапевт коронавирусның дельта-штаммыннан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Коронавирусның дельта-штамм дип атала торган яңа төреннән саклану өчен антитәнчекләрнең күп булуы кирәк. Бу хакта журналистларга вакцинация турында лекциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты һәм Республика клиник хастаханәсенең терапия клиникасы башлыгы Диана Габделганиев сөйләде.  «Экспертлар, эпидемиологлар һәм вирусологлар фикеренчә (ә без моны авыруның характеры буенча күрәбез), дельта-штамм, вирус организмга эләккәннән соң күзәнәкләргә үтеп кермәсен өчен... Читать дальше...



Болгар ислам академиясендә магистрларга дипломнар тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). 7 июль көнне Болгар ислам академиясендә магистрларга дипломнар тапшырылды. Тантаналы чарада ТР мөфтиенең беренче урынбасары, БИАны гамәлгә куючылар Советы рәисе Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты. Ул диплом алучыларны Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм котлады, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте. Быел БИА магистры дипломына 24 кеше ия булды. Алар арасында «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Ясәвиев (Казан шәһәре), Казан ислам университетының өлкән укытучысы Илмир Хисамов... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасының уң ярында территорияне үстерү проектларын бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Елена Симакова). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасының уң як ярында территорияне үстерү проектлары белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Проектларны тәкъдим итү Казан Ратушасында узды. Чарада ТР Президенты ярдәмчеләре Наталия Фишман-Бекмамбетова һәм Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Казансуның уң яры - чын мәгънәсендә уникаль территория. Читать дальше...

Миңнеханов онкологиягә багышланган конференциядә катнашучылар белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «XXI гасыр онкологиясе. Гамәли сәламәтлек саклауда медицина фәне инновацияләре» конференциясендә катнашучылар белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.  ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда сәламәтлек саклау системасын ныгыту, яман шешләргә каршы көрәш мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашуда катнашучылар яман шеш авырулары белән чирләүчеләр санының артуы гомуммилли проблема булып торуын искәртте. Читать дальше...

Әлмәттән Реналь Нәҗипов йөзү буенча Римда Европа беренчелегендә «алтын» яулады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). 6 июльдә Римда (Италия) «Stadio del Nuoto» бассейнында 14-17 яшьлек һәм 15-18 яшьлек үсмерләр арасында йөзү буенча Европа беренчелеге старт алды. Татарстан Республикасы спорт министрлыгы хәбәр итүенчә, ярышларның беренче көнендә Әлмәт шәһәреннән йөзүче Реналь Нәҗипов 4х100 метрга ирекле стиль белән эстафетада алтын медаль яулаган. Ярышларда дөньяның 48 иленнән 565 спортчы катнаша. Турнирда Россия данын 34 йөзүче яклый.

Ел ахырына кадәр Чаллы татар театры биш яңа спектакль күрсәтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Яңа театр сезонын Фәтхи Бурнаш пьесасы буенча куелган «Яшь йөрәкләр» спектакле белән ачу планлаштырыла.  «Яшь йөрәкләр» театрның зур сәхнәсен биләячәк, ә кечкенәсен икенче премьерага - Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Без китәбез, сез каласыз» спектакленә бирәчәкләр. Моннан тыш, Чаллы тамашачысы Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча куелган «Камыш бармак, көмеш тырнак» спектаклен дә күрәчәк. Бу театр исемен йөртә торган авторның яңартылган сәхнәдә беренче әсәре булачак. Читать дальше...

Татарстан имтиханда 100 балл җыючылар саны буенча Россиянең лидер-төбәкләренең берсе

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Татарстан БДИда 100 балл җыючылар саны буенча Россия лидер-төбәкләренең берсе булды. Бу хакта Россия мәгариф күзәтчелеге сайтында хәбәр ителә. «БДИда иң күп йөз баллны рус теле һәм әдәбияты буенча җыйганнар. Йөз балл җыючылар саны буенча Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан һәм Краснодар крае лидер булды», — диелә хәбәрдә. Беренчел мәгълүматлар нигезендә, барлык уку предметлары буенча БДИның уртача баллары узган ел нәтиҗәләре белән чагыштырыла. Читать дальше...

Путин төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен Татарстанның алты кешесен бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева).Татарстан Республикасының алты кешесе төрле өлкәләрдәге хезмәт уңышлары өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатларына һәм Мактау грамоталарына лаек булды. Дәүләт башлыгы тиешле боерыкка кул куйды. Россия лидеры агросәнәгать һәм транспорт комплексын проектлаштыру институты генераль директоры Рәшит Хәбибуллинга хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Коронавирус эпидемиясе чорында мәгариф учреждениеләре... Читать дальше...

Татарстанның баш терапевты ковидка каршы прививка ясарга ярамаган очракларны әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Covid-19 авыруыннан вакцинацияләүгә вакцинаның нинди дә булса компонентына аеруча сизгерлек яки анамнездагы авыр аллергия реакцияләре керә, әмма соңгыларын гадәти аллергия белән бутарга кирәкми. Бу хакта журналистларга вакцинация турында лекциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты һәм Республика клиник хастаханәсенең терапия клиникасы башлыгы Диана Габделганиева сөйләде. «Прививка ясарга ярамаган очракларга аллергик реакцияләр керә. Читать дальше...

Кырым мәчетләре Корбан бәйрәменә әзерләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). 11 июльдә Кырымның Симферополь районының Левадки бистәсендә Къадир-Җәмигъ мәчетендә өмә узачак. Өмәгә Левадка бистәсендә һәм якын-тирәдәге Приятное Свидание, Чистенькое, Трехпрудное авылларында яшәүчеләр чакырыла. Өмә иртәнге сәгать сигездә башлана. Бу турыда Кырым мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. «Кырым мәчетләрендә төп мөселман бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаетенә әзерлек башланды. Якын-тирә мәйданнарда җыештыру, агачлар утырту, биналарны агарту һәм буяу эшләре алып барыла. Читать дальше...

Терапевт ковидтан соң барлыкка килгән синдром турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Былтыр июнь аенда Татарстан табиблары беренче тапкыр коронавирус кичерү нәтиҗәләре — ковидтан соң барлыкка килгән синдром белән очрашкан. Бу хакта журналистларга вакцинация турында лекциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты, Республика клиник хастаханәсенең терапия клиникасы башлыгы Диана Габделганиева сөйләде. «Ковидтан соң барлыкка килгән синдромның нәрсә икәнен без беренче тапкыр узган елның июнендә күрдек», — диде лектор. Читать дальше...

Новости России
Москва

Российские ученые первыми создали средство, способное вылечить болезнь Бехтерева


Башкортстанда сукбай терлекләр өчен «штрафстоянка» ачылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Башкортстанның Белорет районында сукбай терлекләрне вакытлыча тоту пункты ачылган. Бу хакта РБК сайты муниципалитет башлыгы Андрей Иванютага сылтама белән хәбәр итә. Әлеге чара терлек хуҗасының җаваплылыгын арттыруга һәм юлларда аварияләр санын киметүгә юнәлдерелгән. Үз иркендә йөрүче терлекне ачык абзарга ябачаклар, ашарына-эчәренә бирәчәкләр, барлык хайваннарны да ветеринар караячак. «Хуҗаларыннан башка йөрүче сыер һәм атлар киртәләрне җимерә, чәчүлекләрне юк итә. Читать дальше...

Целевые проверки на объектах, охраняемых 73 ПСЧ, продолжатся в Нурлате до 23 июля

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

С 1 по 23 июля 2021 года на объектах, охраняемых 73 пожарно-спасательной частью, с целью предупреждения пожаров, недопущения нарушений требований пожарной безопасности и отступлений от противопожарных требований норм и правил при эксплуатации систем автоматической противопожарной защиты (АППЗ) проводятся целевые проверки.

Первый наказ нурлатцев на стадии исполнения

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Спортивный стадион микрорайона сахароваров ждут большие изменения. Вместо капитального ремонта, который планировали провести здесь изначально, будет построен новый современный стадион.

«Ярдәм» мәчете ачылуга багышланган бәйрәмгә Юрий Куклачев килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Казанда 19 июльдә «Ярдәм» мәчете комплексы ачылуның сигез еллыгына багышланган зур урам бәйрәме узачак. Бәйрәм танылган артист, «Игелек мәктәбе» укытучысы Юрий Куклачев килә. Оештыручылар хәбәр итүенчә, уенлы, ярышлы, җырлы-моңлы бәйрәм «Ярдәм» мәчете ишегалдында була. «Ярдәм» мәчетенә кунакка Мәскәүдән Мәчеләр театры мөдире, Россиянең халык артисты, «Школа Доброты» өстәмә укыту программасы җитәкчесе Юрий Куклачев та киләчәк. Ул балалар белән мастер-класслар оештыра. Читать дальше...

Югары пилотаж буенча дөньяда абсолют чемпион Халидә Макагонова юбилеен билгеләп үтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Бүген, 8 июльдә, югары пилотаж буенча абсолют дөнья чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры Халидә Макагонова юбилеен билгеләп үтә. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Халидә Хөсәен кызының спортта ирешкән казанышлары илдә һәм аннан читтә дә танылган. Ул — югары пилотаж буенча абсолют дөнья чемпионы, күп тапкырлар дөнья һәм Европа чемпионы, социалистик илләрдә узган ярышларның күп тапкырлар җиңүчесе һәм Австралия кубогы абсолют җиңүчесе. Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соболенко: я предпочитаю смотреть мужской теннис, а не женский






В Свердловской области цены на загородном рынке растут несмотря на снижение спроса

Команды Госинспекции по недвижимости выиграли гран-при в проекте «Технолидеры Москвы»

Студентка из Асбеста победила в областном чемпионате профмастерства

Защита "крабового короля" Кана обжалует приговор по делу об убийстве по найму