Түбән Камада яшәүчеләр яңа экстрим-парк өчен җиһаз әзерләүдә катнаша ала
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүчеләрне булачак экстрим-паркка җиһазлар ясау өчен шешә пластик капкачларын тапшырырга чакыралар. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителгәнчә, Пластик капкачлар, флаконнар, канистрлар, юу, чистарту һәм косметика чаралары шешәләре, косметик чараларны, кер юу порошогын төрү материаллары, азык эшкәртү такталары, төрү пленкалары, пластик пакетлар, азык контейнерлары, 19 л шешә капкачлары «Ковер» яшьләр үзәгендә Мәктәп бульвары, 7/2 адресы буенча 25 июльгә кадәр кабул ителә. Читать дальше...