Чаллыда торак йортта шартлау булган
Беренчел мәгълүматларга караганда, газ шартлаган.
Беренчел мәгълүматларга караганда, газ шартлаган.
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә Чаллы шәһәрендә биш катлы торак йортта шартлау урыныннан видео чыкты. Анда йорт түбәсенең бер өлеше, шулай ук ике югары катның җимерелгәне күренә. Бу хәл килеп чыгу нечкәлекләре ачыклана. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, янгын сүндерүчеләр Чаллыдагы торак йорт янына килергә чыккан. Социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә анда шартлау булган.
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда укучыларны мәктәпкә кергәндә ковидка тикшерү планлаштырылмый. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина бу хакта Дәүләт Советы утырышында бирелгән сорауга җавабында әйтте. «Бүген без әлегә ПЦР-тестлар турында сүз алып бармыйбыз, чөнки мәктәпләрдә иртәнге фильтр бик яхшы эшли. Көн саен дәресләргә байтак бала үткәрелми. Республика буенча бу 300-400 ләп бала булырга мөмкин», — диде Алсу Әсәдуллина. Ул көзге каникулларда... Читать дальше...
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Казан федераль университеты филология фәннәре докторы, профессор,Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының гамәли һәм эксперименталь лингвистика кафедрасы профессоры, Россия Табигать белеме академиясе әгъза-мөхбире, Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру академиясе академигы Камил Рәхим улы Галиуллин вафат булган. Казан университеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Камил Галиуллин талантлы галим, гадел... Читать дальше...
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеев ялган QR-кодлар ясатуның тискәре нәтиҗәләрен халыкка аңлатырга өндәде. Бикеев төрле бәяләмәләр буенча соңгы айда РФ төбәкләрендә вакцинация турында ялган QR-кодлар сату кисәк артканын әйтте. «Бу күптән түгел кабул ителгән эпидемиягә каршы чаралар аркасында күзәтелә. Еш кына мондый сатулар күпләп, комиссион арадашчылар катнашында алып барыла», — диде ул бүген парламент утырышында. «Гражданнар арасында... Читать дальше...
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» халыкара аэропорты территориясендә «Волга-Днепр» компанияләр төркеме йөк самолетларын карады. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Боинг — 737, Боинг — 747 һәм Ан-124 «Руслан» кебек техник һава суднолары белән танышты, шулай ук аларны бушатуны күзәтте. Татарстан «Волга-Днепр» компанияләр төркеме белән «МАКС-2021» авиасалоны кырларында имзаланган килешү кысаларында хезмәттәшлек итә. Читать дальше...
Ташлама завод төзелгәннән соң 15 ел гамәлдә булачак. Әлеге ташламаның күләме 2,4 млрд сум тәшкил итәчәк.
На портале Госуслуг РФ открылось голосование за населенные пункты, которые подключат к высокоскоростному интернету в 2022 году.
Всероссийский конкурс «Моя Земля – Россия», ежегодно проводимый Минсельхозом России, продолжает принимать заявки соискателей.
Татарстан Дәүләт шурасы президент атамасын бетерүне күздә тоткан Русия кануны өлгесенә каршы чыкты. Бер ай элек Русия думасына төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атау турында кануны өлгесе кертелгән иде. Депутат Ркаил Зәйдулла бу өлгене милли республикаларны бетерүгә таба бер адым дип бәяләде.
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Ачык хакимиятнең гомуми принциплары турында» закон проекты РФ Конституциясе нормаларына каршы килгәнен билгеләп узды. Әлеге мәсьәлә буенча бүген парламент утырышында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин , депутат Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады. Депутатлар закон проектын бертавыштан кире какты. «Бу теманы хәзер күтәрәсем килми. Утырышның тәнәфесендә шалтыратулар да булды, газеталар да шулай яза инде. Читать дальше...
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). «Ленинград оборонасы өчен» медале яки «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән ветераннар 50 мең сум алачак. Россия Хезмәт министрлыгы мәгълүматы буенча, бу акчаны 77 меңгә якын кеше алачак. Карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков сүзләренчә, «Дорога жизни» ачылуның 80 еллыгына бәйле рәвештә Президент указы белән бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләнгән. Читать дальше...
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин 60 яшьтән өлкәнрәк яисә хроник авырулары булган хезмәткәрләрне читтән торып эшләүгә күчерүне тәэмин итәргә кушты. Бу дәүләт башлыгының Кремль сайтында бастырылган йөкләмәләре исемлегендә күрсәтелгән. «Россия Федерациясе субъектларының югары вазифадагы җитәкчеләренә: <…> оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән берлектә <…> 60 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган затларны дүрт атна дәвамында дистанцион режимга күчерүне тәэмин итүне тәкъдим итәргә»... Читать дальше...
Нужно ли сдавать анализы перед прививкой, что делать при повышении температуры после прививки, и на другие вопросы отвечает Роспотребнадзор.
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төмән өлкәсендәге «Мирас» татар оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова Себер татарлары исеменнән татар теленең Россиядә икенче дәүләт теле статусын алсын иде, дигән теләген әйтте. «Татарлар белән Милләт җыенында бергә җыелышуыбыз — зур вакыйга. Казанны, татарларны яратабыз, бердәмлек өчен эшлибез. Рәхәтләнеп татар телен мәктәпләрдә укый алсак иде, эшләребезнең нәтиҗәсе булыр иде. Себер татарлары исеменнән әйтәм, без — бер татар, бергә булыйк... Читать дальше...
С 25 октября по 3 ноября в Нурлатском районе будет проходить профилактическая акция "Пешеход".
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Светлана Лаврентьева). Ел башыннан маркетплейсларда Татарстан сатучылары саны берничә тапкыр артты. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда уза торган электрон коммерция һәм интеграцияләнгән хезмәтләр буенча бөтенроссия конференциясенең пленар утырышында хәбәр итте. «Агымдагы елда Татарстан ил буенча уртача күрсәткечне узып баручы электрон сәүдә базары үсеше темпларын күрсәтә. Агымдагы елның 9 аенда маркетплейсларда Татарстан сатучылары саны биш тапкыр артты», — диде Рөстәм Миңнеханов. Читать дальше...
В мессенджере Telegram создан чат, который подскажет адреса ближайших стационарных переписных участков и МФЦ.
Галимнәр Шанинка ректорының җитди сәламәтлек проблемнары булуын искәрткән һәм аны йорт сагыннан тикшерү изоляторына күчерү таләбен гамәлдән чыгаруны сораган.
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә каникуллардан соң укучыларны дистанцион укуга күчерергә җыенмыйлар. Бу хакта Свердловск өлкәсенә визиты барышында РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде. «Мәгариф министрлыгы мәктәпләрне дистанцион укытуга күчерүне планлаштырмый. 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эш көне булмаган көннәр билгеләнә. Бу чор күп мәктәпләр өчен каникуллар белән туры килә. Без бу вакытта каникуллар оештыру тәкъдиме белән төбәкләргә хат юлладык», — дип министрның сүзләрен китерә «Интерфакс». Читать дальше...
(Чаллы, 25 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр «Китап» милли радиосының Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабышына кушылды. Шәһәрлеләр өчен Габдулла Тукай һәйкәле янында «Китап» радиосы башкарма продюсеры Лилия Кадырова шигырьләр сөйләде, «MINGAZOV» кавер төркеме танылган җырлар башкарды. «Чаллыда без „Уфтанма“, „Красивая/Хороший“, „Син — минем җанымның яртысы“ җырлары белән чыгыш ясадык. Һәр шәһәрнең күбрәк тыңлый торган җыры була. Читать дальше...
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла «РФ субъектларында ачык хакимиятне оештыруның гомуми принциплары» федераль закон проектына карата фикерен әйтте. Документта берничә пункт, шул исәптән, төбәкләрдәге югары вазифаи зат атамасын бертөрле итү, димәк, республика президенты атамасын үзгәртү тәкъдим ителә. Дәүләт Советы утырышында депутатлар федераль закон проектын кире кактылар. Закон проекты авторлары — Федерация Советының конституция... Читать дальше...
Тюрнясевцы Лизуновы пчеловоды в четвертом поколении. В личном подсобном хозяйстве содержат 120 пчелосемей. На примере «Селенгушского дикороса» намерены организовать и свой кооператив
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин, коронавирус таралуга бәйле хәл начарлану сәбәпле, кичке вакытта күңел ачу чараларын үткәрүне чикләргә, шулай ук 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүне тыярга кушты. Бу дәүләт башлыгының Кремль сайтында бастырылган йөкләмәләре исемлегендә күрсәтелгән. «Россия Федерациясе субъектлары җитәкче вазифаи затларына <…> тамаша-күңел ачу чараларын үткәрүне тыюны кертүне һәм кичке һәм төнге сәгатьләрдә... Читать дальше...
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). 22 октябрьдә Яшел Үзәннең Сәйдәшев урамындагы йортларның берсендәге фатирда 57 яшьлек ир-атның мәете табылган. Аны үтерүдә шикләнелеп 19 яшьлек улы тоткарланган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең урынбасары Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, фаҗига булган көнне яшүсмер әтисенә исерткеч эчемлек эчкәне һәм эшкә бармаганы өчен кисәтү ясаган, ә ир-ат улын ачуланган. Егет әтисен кыйнаган, ир-ат тән җәрәхәтләреннән үлгән. Читать дальше...