Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

Новости за 25.10.2021

Мәктәп формасына таләпләр кертү Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкаләтләренә күчә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мәктәп формасына бертөрле таләпләр кертү вәкаләтләре Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына күчә. Бүген Дәүләт Советы утырышында «Мәгариф турындагы» законның 9 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды, тулаем кабул ителде. Моңа кадәр «Мәгариф турындагы» Законның 9 нчы маддәсенең 2 нче часте буенча, мәктәп укучылары киемнәренә типлы таләпләр ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган. Законга үзгәрешләр кабул ителеп... Читать дальше...

Путин прививка ясатмаган кешеләр өчен үз-үзләрен изоляцияләү кертергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Covid-19 коронавирусыннан вакцинацияләнмәгән өлкән яшьтәге россиялеләрне үз-үзләрен изоляцияләүгә җибәрергә тәкъдим итте. Бу ил Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдән соң билгеләнгән дәүләт башлыгы йөкләмәләре исемлегендә күрсәтелә, исемлек Кремль сайтында урнаштырылган. Ил төбәкләре җитәкчеләренә дәүләт башлыгы «коронавирус инфекциясенә (Covid-19) вакцинация узмаган 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен үз-үзләрен изоляцияләү кертергә» киңәш итте. Читать дальше...

Инвестицион проектларга йөз тоткан кайбер предприятиеләр милеккә салымнан азат ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законының 3 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты генерацияләүче объектлар төзү һәм яңарту, җитештерү һәм куллану калдыкларын куллану нигезендәге инвестицион проектларны гамәлгә ашыручы оешмаларны милеккә салымнан азат итүне күздә тота. Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов закон проекты инвесторларны җәлеп итү өчен эшләнгәнен әйтте. Читать дальше...

Путин транспортта ковидка каршы чаралар үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин барлык транспорт төрләрендә санитар-эпидемиологик чараларның үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. Бу ил Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдән соң дәүләт башлыгы йөкләмәләре исемлегендә бирелгән, ул Кремль сайтында урнаштырылган. Россия төбәкләре җитәкчеләре, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) белән берлектә, «барлык төр транспорт: авиация, тимер юл, су... Читать дальше...



Гинцбург «Спутник V» прививкасы алучыларның коронавирус йоктыру сәбәбен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). «Спутник V» прививкасыннан соң коронавирус йоктырган һәм аны авыр формада кичерүче россиялеләрнең 80 процентка якыны — ялган сертификат алган кешеләр. Бу хакта Гамалея үзәге директоры Александр Гинцбургка сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Спутник V» вакцинасы алган кешеләр мәгълүматлары күрсәткәнчә, каты авырыйлар икән, алар, кызганыч, ялган сертификатлардан файдаланган кешеләр. Алар арасындагыларның сертификатны 80 проценты сатып алган кешеләр», — дип искәртте белгеч. Читать дальше...

Татарстанда мәктәп ашханәләрен төзекләндерүгә киләсе елда 1 млрд сум акча каралган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда мәктәп ашханәләрен төзекләндерүгә киләсе елда 1 млрд сум акча каралган. Бу хакта Дәүләт Советы утырышында финанс министры Радик Гайзатуллин әйтте. «Киләсе елда мәктәп ашханәләрен ремонтлау дәвам иттерелә», — диде ул. Радик Гайзатуллин мәктәп һәм балалар бакчаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру мәсьәләсе буенча Татарстан шәһәр-районнары, министрлык-ведомстволар белән эш үткәрелүен әйтте. Әзерләнгән исәп-хисаплар республика... Читать дальше...

Татарстанда тагын 167 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусының яңа очраклары рекордлы санда теркәлгән — 167 кеше чир йоктырган. Ике очракта авыру читтән кертелгән, зарарланучыларның калганнары чирне элемтә юлы белән йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Утыз тугыз кеше хастаханәгә урнаштырылды, 128е өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода. Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 104 кеше чир йоктырган. Чаллыда авыруның 19 очрагы билгеләнгән... Читать дальше...

Коронавирус белән авырган кешеләргә диспансеризация өчен акча өч тапкыр арттырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елда коронавирус белән авырган кешеләргә диспансеризация өчен чыгымнар күләме өч тапкыр арттырыла. «2022 елда пациентлар тернәкләндерүне сырхауханәләрдә уза алачак. Комплексы тернәкләндерү 18 мең сум торачак», — диде Татарстанның Мәҗбүри медицина иминияте фонды җитәкчесе Алсу Мифтахова Дәүләт Советының 26 нчы утырышында. Алсу Мифтахова сүзләренчә, компьютер томографиясе һәм МРТ, коронавирусны ачыклый торган тестларны үткәрүне арттыру күздә тотыла. Читать дальше...

Хөкүмәт ана капиталын алу кагыйдәләрен төгәлләштерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә ана капиталын алучылар даирәсен киңәйтү планлаштырыла, тиешле закон проекты Хөкүмәтнең закон проектлары белән эшләү комиссиясендә каралачак, дип хәбәр итә «Известия». «Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы законга төзәтмәләр кертә торган документ нигезендә, хәзерге вакытта әти кеше ана капиталын бары тик хатыны — Россия кешесе үлгәндә генә алырга мөмкин. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә сертификат алучылар даирәсенә Россия гражданлыгы булмаган хатын-кызлар кертеләчәк. Читать дальше...

Барда авылында беренче тапкыр Бөтендөнья татар конгрессы кубогына ярыш узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). 24 октябрь көнне Пермь крае Барда авылында беренче тапкыр Бөтендөнья татар конгрессы кубогына волейбол буенча спорт ярышы узды. Чарада Барда районыннан 21 команда көч сынашты, дип яза конгрессның матбугат хезмәте. Җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, Пермь крае Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов тәбрикләде.

Татарстанцев предупреждают о фейковой информации по Covid-19, появившейся в соцсетях

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Министерство здравоохранения республики заявило, что информация, рассылаемая в соцсетях о якобы проведенных исследованиях в Набережных Челнах по поводу происхождения вируса, является фейком.

Осиново бистәсендә 15 яшьлек кыз бала мәетен тапканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Осиново бистәсендә яшүсмер кызның мәетен табып алалар. Шаһитлар социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә,   алар кызга ярдәм итәргә омтылган. Фаҗига алар аны күргәнче нибары берничә минут алдан булган. Әмма ярдәм итеп итеп өлгерә алмаганнар,омтылышлар юкка булган.   «Татар-информ»га мәгълүм булганча, кызга 15 яшь булган. Агентлык чыганаклары мәгълүматы буенча, ул үз-үзенә кул салган. Алга таба бу хәл турында мәгълүмат ачыклана.

Новости России
Москва

В филиалах АО «Желдорреммаш» прошли памятные мероприятия к 9 Мая


Радик Гайзатуллин: Социаль әһәмияткә ия чыгымнар якынча 80 процент тәшкил итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин әйтүенчә, 2022 елга фаразланган бюджетта барлык чыгымнарның якынча 80 процентын социаль әһәмияткә ия чыгымнар тәшкил итәчәк. Бүген Дәүләт Советы утырышында 2022-2024 елларга бюджетның төп параметрлары карала. «Социаль әһәмияткә ия чыгымнар күләме ел саен арта. Чыгым өлешен санаганда, бюджет өлкәсендә эшләүче аерым категорияләргә хезмәт хакын икътисадта уртача хезмәт хакына кадәр арттыруга акча тулысынча салып калдырылды. Читать дальше...

Путин коронавирустан прививка ясатучыларга ике ял көне бирергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләр коронавирустан вакцина ясатканнан соң өстәмә ике ял көне алачак. Төбәк җитәкчеләренә тиешле йөкләмәне РФ Президенты Владимир Путин бирде, дип хәбәр итә РИА Новости. Дәүләт Башлыгы «губернаторларга 15 ноябрьгә кадәр Covid-19дан прививка ясаткан кешеләргә, хезмәт хакларын саклап калып, ике көнгә эштән азат итү турында хәбәр итәргә кушты», - дип искәртә агентлык. РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә, коронавирус таралу дәвам итү сәбәпле... Читать дальше...

Татарстан парламенты республика Президенты атамасын үзгәртүгә каршы чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан парламентарийлары Татарстан Республикасы Президенты атамасын бетерүгә бертавыштан каршы чыкты. Депутатлар «РФ субъектларында ачык хакимиятне оештыруның гомуми принциплары» федераль закон проектын хупламады. Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин бу мәсьәлә буенча чыгыш ясап, закон проектлары авторлары РФ субъектларында дәүләт хакимияте органнарының югары вазифаи заты вазифасы атамасын бертөрле итеп билгеләргә тәкъдим иткәнен әйтте. Читать дальше...

Укучыларга һәм студентларга тимер юл транспортында ташламалар бирергә тәкъдим итәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Федерация Советының икътисади сәясәт комитеты башлыгы Андрей Кутепов тимер юл транспортында мәктәп укучыларына һәм студентларга  ташламалар бирергә, субсидияләү системасын үзгәртергә тәкъдим итте. РИА Новости хәбәр итүенчә, укучылар һәм студентлар өчен ташламалы билетларның гамәлдә булу срогына карата бик күп шикаятьләр килә. Россиянең төрле субъектларында ташламаларны төрлечә билгелиләр.  Сенатор, нәтиҗәдә, шәһәр яны поездларының барлык категорияләрендә укучыларга... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Первая ракета мира Джокович получил бутылкой по голове после матча в Риме






Суд в Москве запретил распространение некоторых объявлений «только для славян»

Жильё по программе реновации на западе Москвы получат 40 тысяч человек

Парк «Зеленый узел» в Павловском Посаде благоустроят в 2024 году

Популярный кроссовер «Москвич 3» начали собирать по технологии полного цикла, он получил усиленное антикоррозийное покрытие кузова