Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте «Гөлстан» мәдрәсәсендә көзге сессия ачты
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Гөлстан» мәдрәсәсендә читтән торып һәм көндезге уку бүлекләренең 1-2 курс шәкертләре өчен көзге сессиядә дәресләр башланды. Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Гөлстан» мәдрәсәсе урта һөнәри дини белем бирү оешмасы» 2005 елда якшәмбе мәктәбе базасында ачылган, 2007 елның 14 ноябрендә теркәлгән. Анда читтән торып һәм көндезге уку бүлекләре бар. Уку вакыты – ике ел. Читать дальше...