Белгеч коронавирус инфекциясе пеләшләнүгә китерергә мөмкин дип белдерде
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясен кичергән кеше вакытыннан алда пеләшләнергә мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Г.Н.Габричевский исемендәге Мәскәү эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтының клиник эш буенча директор урынбасары Татьяна Руженцовага сылтама белән хәбәр итә. «COVID-19 тромблар барлыкка килү, кан белән тәэмин итүнең бозылуы һәм эндокрин системасының дисфункциясе белән үрелеп бара.