Казанның Копылов урамында күпер астындагы юлны су басу сәбәпле машиналар үтә алмый
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Копылов урамында тимер юл күпере астындагы яңгыр сулары баскан юлны видеога төшереп алганнар.
Кадрлардан күренгәнчә, юлда берничә фургон туктап калган, су аларның капотына кадәр менгән диярлек. Җиңел автомобильләр тирән суга керергә батырчылык итми, шунлыктан юлда җитди «бөке» хасил булган.
Бүген күп кенә кешеләр социаль челтәрләрдә Авиатөзелеш районыннан чыгып булмавына зарланды.