Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2021

Россиядә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җәза катгыйландырылды

0

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җәзаны катгыйландыру турындагы законны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән. Документ нигезендә, исерек хәлдә кабат рульгә утырган өчен иректән мәхрүм итү вакыты ике елдан өч елга кадәр арттырыла. Штраф күләме исә 200-300 мең сум урынына 300-500 мең сумга кадәр арта, «яки ике елдан өч елга кадәрге чорда (моңа кадәр бер елдан ике елга кадәр иде) хөкем ителүче алган хезмәт хакы яисә аның башка керемнәре күләмендә булачак. Шулай ук гаепле зат җәза сыйфатында ике елга кадәр төзәтү эшләренә хөкем ителергә, мәҗбүри эшләр башкару шарты белән өч елга кадәр иреге чикләнергә мөмкин. Моннан тыш, гаепле гражданин алты елга кадәр «билгеле бер вазифалар биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү» хокукыннан мәхрүм ителәчәк. Закон проекты авторлары китергән статистика илдә кабат кагыйдә бозу очракларының артуы турында сөйли, бу исерек хәлдәге машина йөртүчеләргә карата кулланыла торган гамәлдәге җәза чараларының җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле булмавын күрсәтә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

«Титул, которым я горжусь больше всего»: Рублёв одолел Оже-Альяссима и выиграл второй турнир серии «Мастерс» в карьере






Какие новые инструменты используют агентства при работе с фармрынком

Агроном Воробьёв высказался об опасности майских заморозков

Захарова: Москва даст адекватный ответ на высылку Британией военного атташе РФ

МИД рекомендовал россиянам «учитывать имеющиеся риски» при планировании поездок в эту стану