Татарстан Милли китапханәсендә җәйге терраса ачыла
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Татарстан Милли китапханәсе укучылар өчен җәйге терраса ача, ул пыяладан эшләнгән янкорма түбәсендә урнашкан. ТР Милли китапханәсе директоры урынбасары Тәбрис Яруллин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. «Без китапханәгә килүчеләр өчен җәй дәвамында кызыклы программалар оештырырга ниятлибез. Интерактивларда катнашучылар шәһәрдә кояш баюын күреп, шул күренеш белән хозурлана алсын өчен кичке вакытны махсус сайладык», - диде Яруллин. Ачылышның беренче һәм икенче көннәрендә китапханәгә килүчеләр өчен яңа киңлектә лекцияләр, интерактивлар, концертлар, импровизацион перформанс һәм буккросинг кебек чаралар оештырылачак.