Башкорт галиме «төньяк-көнбатыш диалекты»н татар галимнәре белән бергә өйрәнергә өнди
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүчеләрнең аралашу теле мәсьәләсен дөрес билгеләү өчен, башкорт һәм татар галимнәре бу теманы бергәләшеп өйрәнергә тиеш. Бу хакта Тарих, тел һəм əдəбият институтының Башкортстан тарихы бүлеге өлкəн фəнни хезмəткəре Нәркәс Әхмәдиева әйтте. «Башкортстанның көнбатышындагы сөйләмне «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» дип атыйлар. Миңа калса, бу сорауны Татарстан һәм Башкортстан этнологлары һәм тел белгечләрен җәлеп итеп, бергәләшеп өйрәнергә кирәк. Уртак карар чыгару зарур», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Галимә үзе генә нәтиҗә чыгара алмавын әйтте. «Мин рус мәктәбендә укыдым. Милләтем буенча башкорт булам. Мин тел галиме түгел, тарихчы. Шул рәвешле, җитди карар чыгару кыен», — диде ул.