Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2021

Шәйхетдинов: Вероника Кудерметова Токиода Олимпиадада Татарстанны тәкъдим итәчәк

0
Шәйхетдинов: Вероника Кудерметова Токиода Олимпиадада Татарстанны тәкъдим итәчәк

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Тимур Касыймов). Татарстанның спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына теннисчы Вероника Кудерметова белән булган хәлләрне шәрехләде. Казанда туган 24 яшьлек Вероника Кудерметова Токиода узачак Олимпиадада катнашу өчен Россия Олимпия командасы составына эләккән һәм башта Россия Спорт министрлыгы документлары буенча Мәскәүне тәкъдим итәргә тиеш булган. Әмма соңыннан Кудерметованың Олимпия командасы составында Татарстан спортчысы буларак чыгыш ясаячагы билгеле булды. «Татарстанны тәкъдим итү — Верониканың һәм аның тренерының теләге. Ул Казанда туган һәм аның «Татнефть»белән спонсорлык контракты бар. Президент Шамил Әнвәр улы Тарпищев җитәкчелегендәге Россия Теннис федерациясе дә моңа каршы килмәде. Бу барлык яклар белән килешенгән карар һәм, минемчә, дөрес карар. Бу мәсьәлә буенча бездә бернинди каршылыклар да булмады, — дип сөйләде Шәйхетдинов. Шулай итеп, Токиода узачак уеннарда Россия Олимпия җыелма командасы составында Татарстан Республикасының 22 вәкиле чыгыш ясаячак. Алар арасында теннисчы Вероника Кудерметова һәм узган сезонда Яңа Уренгойдан «Факел» өчен чыгыш ясаган, әмма чемпионат тәмамланганнан соң «Зенит-Казан»га күчкән волейболчы Дмитрий Волков та бар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублев не отстал от «Реала»! Как русская звезда тенниса покорила Мадрид






Запад взял паузу, наблюдая, что же на учениях с ТЯО продемонстрирует Россия

РБК: в Москве нашли мертвым экс-председателя совета директоров «Норникеля»

Терапевт Асанов: перед ЕГЭ стоит отказаться от фастфуда

Дрессировщица из Москвы пытается пристроить 15 собак, которых сокращают из цирка