Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2021

Сынчы Александр Бочкарев Әлфия Афзалова скульптурасын ясау үзенчәлекләрен сөйләде

0
Сынчы Александр Бочкарев Әлфия Афзалова скульптурасын ясау үзенчәлекләрен сөйләде

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Казанда ачылган Әлфия Авзалова үзәгенә керү янында легендар җырчының скульптурасы урнашкан. Аны Казан сынчысы Александр Бочкарев ясаган. «Моңа кадәр хатын-кыз, җырчы образларын ясаган юк иде. Әлфия апаның кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова белән тыгыз элемтәдә эшләдек. Ул скульптураның әнисенә охшашлыгын контрольдә тотты. Чөнки ул әнисен шәхсән белә, ә мин Әлфия апа белән фоторәсемәр һәм иске видеолар буенча гына таныш», — диде Александр Бочкарев.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты кулына микрофон тоткан килеш сурәтләнгән. Скульптура астында, асфальтта, Әлфия Авзалова исеме язылган йолдыз да урнаштырылган.

«Скульптура полимер бетоннан эшләнде. Бетоннан булу белән беррәттән, сын гел урамда торачак бит. Шуңа күрә үзем өчен яңа алымнар үзләштерергә туры килде. Әлфия Авзалова сәхнәдән нур бөркеп тора иде, шуңа күрә сынны да ак төстә иттек. Скульптураның озынлыгы 185 сантиметр, авырлыгы якынча 120 килограмм», — диде сынчы «Татар-информ» хәбәрчесенә. Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова да сынның ничек ясалуын сөйләде.

«Александрга мин әнинең фотографияләрен дә бирмәдем, бернәрсә күрсәтмәдем. Ул — бик талантлы оста. Миңа карады да: „Сез Әлфия апага охшаган. Интернеттан аның концертын таптым. Шул концертны көне-төне ике тәүлек карадым“, — ди. Шуннан соң әлеге образ туды. Александр караган видео — 1981 елгы язма. Ул чагында әнинең чәчләре озын иде. Шуңа да ул скульптурада шулай күрсәтелде», — диде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Свентек выиграла титул WTA в Мадриде






Жителей Москвы предупредили об аномально холодной погоде

Стано: решение об участии ЕС в инаугурации Путина еще не принято

Патрулирование пожароопасных участков лесов провели в Подмосковье

В Москве на выставке расскажут о судьбах советских евреев-участников ВОВ