Рөстәм Миңнеханов Әлфия Авзалова үзәген һәм халык һөнәрчелеге күргәзмәсен карады
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы «Туган Авылым» милли комплексында булды. Анда ул Әлфия Авзалова үзәген карады, татар халкының тарихи костюмнары күргәзмәсендә һәм милли сувенирлар кибетендә булды.
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың иҗат үзәге татар милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерү максатыннан булдырылган. Ул Татарстан халкы өчен дә, республика кунаклары өчен дә, Россиянең башка төбәкләреннән яки чит илләрдән килгән кунаклар өчен дә ачык. Хәзерге вакытта биредә төзекләндерү һәм бизәү буенча барлык кирәкле эшләр тәмамланган. Биредә, шул исәптән, легендар җырчының уникаль артефактлары коллекциясе тупланган.
Аннан соң Рөстәм Миңнеханов ханнар чорындагы һәм Татарстан Республикасының тарихи костюмнар коллекциясен карады. Моннан тыш, «Туган Авылым» территориясендә Татарстан халык һөнәрләре һәм кәсепләре күргәзмәсе эшли. Республика Президенты комплексның сувенир кибетләренең берсендә булды һәм анда тәкъдим ителгән продукцияне карады.
Аннары Рөстәм Миңнехановка милли ашлар рецептлары турында сөйләделәр, шулай ук мичтә традицион коймакны ничек пешерүләрен күрсәттеләр. Президент шулай ук Казанга Россиянең башка төбәкләреннән килгән туристлар белән дә аралашты.