Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2021

Аксубай башлыгы: Чувашлар — җир халкы

0
Аксубай башлыгы: Чувашлар — җир халкы

(Аксубай, 10 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Аксубайда чувашларның «Уяв» милли бәйрәме узды. «Чувашлар — җир халкы», — дип бәяләде Аксубай башлыгы Камил Гыйльманов. «Чувашлар — эшчән, тату, төпле халык, алар матур йортлар төзиләр, производствода да, авыл хуҗалыгында, терлекчелектә эшлиләр, демография ягыннан да алдынгы алар. Алар тырышып эшли, күршесенә караганда яхшырак яшәргә тели. Чувашлар — җир кешесе», — диде район башлыгы «Татар-информ» га. Ул күп гасырлар инде чувашлар шушы җирдә яшәгәнен искәртте. «Күп милләтле район бездә: рус, татар, чувашлар дус булып яшиләр. Аксубайда чувашлар халыкның 45 процентын тәшкил итә», — диде. Камил Гыйльманов бәйрәмнәрне милләтләргә бүлеп карамауларын әйтте. «Татарның Сабан туенда барысы да бар, русларның Троица бәйрәме үтте, анда да барлык милләтләр катнашты. „Уяв“ та да барлык милләтләр бер әйлән-бәйләнгә баса. Мәгънәсе шунда: халык урып-җыю алдыннан көч җыя, ял итеп ала, аннары җирдә эшләргә тиеш», — диде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме






В Наро-Фоминске ликвидировали крупный пожар в ангаре

«Лучше ты умрешь!» Семья убитой в Турции москвички проклинает ее мужа

Клуб «Ночные волки» открыли мотосезон в столице

"Спартак" лишился математических шансов выиграть Российскую премьер-лигу