Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2021

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: туфрактагы дым канәгатьләнерлек түгел

0

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Татарстанда туфракның бер метр катламында дым запасы канәгатьләндерерлек түгел, дип белдерде республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә вице-премьер — республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.   Барлык районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Премьер-министр Алексей Песошин да катнашты, лип яза республика Президентының матбугат хезмәте. Татарстанның кайбер районнарында туфракның сөрүлек катламындагы дым запасы продуктив дымның 10 миллиметрын тәшкил итә. Республиканың Гидрометеорология үзәге Алексеевск, Буа һәм Мамадыш районнарында корылык барлыкка килүен раслады, диде министр. Россельхозцентр белгечләре бөртеклеләрнең дымлылыгын тикшерә. Мондый һава торышында һәр көн саен 1 — 1,5 процент дым урынына 3 процент дым юкка чыга. Нәкъ шуның аркасында алдагы көннәрдә Татарстан аграрийлары массакүләм рәвештә уҗым культураларын суктыруга керешәчәк. Кайбер хуҗалыклар уҗымнарны суктыра башлады инде. «Бөртеклеләрнең тулай күләме азрак булса да, урып-җыю эшләре җиңел булмаячак. Яңгырлар явып үткән сабан культуралары басуында яшь башаклар булырга мөмкин һәм бу урып-җыюны күпмедер катлауландырачак. Басуларның күбесендә салам тәбәнәк булып үскән. Быел бөртеклеләр вак һәм зәгыйфь булып формалаша», — диде Марат Җәббаров. Июнь ахырында эссе һава һәм корылык аркасында Татарстанның 38 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Уңышны саклап калу чаралары турында Дәүләт Советы утырышында фикер алыштылар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме






У подростка-зацепера из-за удара током сгорел половой орган

В Москве прошла Премия Green Awards 23/24, которая объединила более 250 ведущих компаний и экспертов в ЗОЖ/ЭКО индустрии, инфлюенсеров

Девушка устроила пожар в ЖК «Люберецкий», очевидцы сняли мемное видео

Государственный Кремлёвский оркестр наградили Орденом «Святых Равноапостольных Кирилла и Мефодия»