Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2021

Казанның 18нче хастаханәсенә Камил Зыятдинов исеме бирелде

0
Казанның 18нче хастаханәсенә Камил Зыятдинов исеме бирелде

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казанда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков 13 ел әлеге министрлык башлыгы булып эшләгән Камил Зыятдиновка мемориал такта ачты.

«Бүген Камил Шагар улына 70 яшь тулган булыр иде. Ул — легенда, сәламәтлек саклауны оештыру титаны, Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, берничә буынны тәрбияләгән мөгаллим», — диде министр.

Ул Камил Зыятдинов төзегән һәм лаеклы коллектив җыйган 18нче хастаханәгә аның исеме бирелүен әйтте.

Марат Садыйков әйтүенчә, Камил Зыятдинов сәламәтлек саклау министрлыгын узган гасырның 90нчы елларында, шактый катлаулы вакытта җитәкли башлаган.

«Камил Шагар улы эшләгән еллар — республика икътисадының иң катлаулы вакыты, бар нәрсә җимерелгән чор. Ул вакытларда хезмәт хаклары, медикаментлар һәм башка кирәкле әйберләр белән тәэмин итү бик авыр иде», — диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

Камил Зыятдиновның кызы Динә Хөсәенова әтисе хөрмәтенә мемориаль такта кую идеясен хуплаган һәркемгә рәхәт белдерде. Динә ханым да әтисе юлыннан киткән, хәзер ул Республика клиник офтальмология хастаханәсен җитәкли.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының элекке башлыгын искә алырга республикадагы һәм Казандагы әйдәп баручы хастаханәләрнең баш табиблары, медицина университеты һәм медицина академиясе башлыклары һәм аның белән бергә эшләгән кешеләр, гаилә әгъзалары килгән иде.

2007 елда Камил Зыятдинов министр вазифасыннан киткәч, аны Казан дәүләт медицина академиясе ректоры итеп сайлыйлар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Казахстан узнал еще одну печальную новость после сюрприза Рыбакиной






Спасательные работы на месте обрушения жилого дома в Белгороде

Пианист Мирослав Култышев выступит с концертом в "Зарядье"

Тренер "Динамо" Личка: мы разворачиваем сюжет игр, как "Байер"

Рыбинский экскурсовод стала финалисткой программы «Лига экскурсоводов»