Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2021

Белгеч Татарстанда ковид очраклары арту сәбәбен аңлатты

0

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арта. Моның сәбәпләрен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча белгече, баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов аңлатты. «Коронавирус инфекциясе таралу цикллы процесс: күтәрелешләр аска төшү белән алмашына. Бу процесс беркая да юкка чыкмады, бу коллектив иммунитет яки ниндидер коллектив профилактика чаралары булганчы дәвам итәчәк, чөнки бу вакытта инфекция таралу чылбырлары берләшә яки бозыла», — диде белгеч. Дмитрий Лопушов әйтүенчә, коллектив иммунитетны ике ысул белән булдырырга мөмкин: яки бар кеше дә ковид белән авырып чыга яки бар кеше дә вакцина ясата. «Әмма бу процесс вакыт аралыкларына бүленмәскә тиеш. Озаграк дәвам иткән саен, төрле мутацияләр шулкадәр күбрәк килеп чыга. Һәм иммунитет та, шул исәптән авырып алгач барлыкка килә торган иммунитет та сүрелә, шуңа күрә бу процесс чиксез дәвам итәргә мөмкин. Хәзер без вирусны кабат йоктыру очракларын теркибез», — диде табиб. Ләкин табиблар бар кешенең дә коронавирус белән авыруын юл куя алмый. Бу очракта күп кеше вафат булачак, шулай ук авырудан төрле өзлегүләр килеп чыга һәм тулаем алганда халыкның сәламәтлеге начарланачак. Әгәр күбрәк кешегә һәм тизрәк прививка ясатып булса, вирусның таралу чылбырлары өзеләчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Даниил Медведев снялся с четвертьфинала «Мастерса» в Мадриде из‑за травмы






Генеральная репетиция Парада Победы началась в Москве

Рассылка Песни или Музыки на все Радиостанции России, СНГ и Мира, а также по всем СМИ России.

МЧС: в станице Голубицкой в Краснодарском крае потушили базу отдыха

СМИ узнали, кто заменит Бетербиева в бою против Бивола