Татарстанда кабат яшеннәр, көчле җил һәм боз яву көтелә
(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 15 июльдә, Татарстанда һава шартлары бозылачак. Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, көндез һәм кич республика буенча һәм Казанда кыска вакытлы яңгырлар явачак. Урыны белән боз яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге 17-22 метрга кадәр җитәчәк, дип кисәтә синоптиклар. Төнлә һава температурасы 10...15, көнбатыш районнарда 18, көндез 26...31 градус, ә көньяк районнарда тагын да эссерәк булачак. Метеорологларның якынча фаразларына караганда, 16 һәм 17 июльдә республикада җылы, әмма тотрыксыз һава торышы булыр дип көтелә.