Татарстанда дүрт хатын-кыз һәм бер ир-ат коронавирустан вафат булган
(Казан, 14 июль, «татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше - 1933, 1952, 1959 һәм 1968 елгы хатын-кызлар һәм 1948 елгы ир-ат коронавирустан вафат булган. «Татарстанда коронавирустан вафат булуның биш очрагы теркәлде», — дип хәбәр итә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә ачыкланды. Вирус идентификацияләнде, диелә хәбәрдә. Шулай итеп, 14 июльгә Татарстанда коронавирустан вафат булучыларның рәсми саны 572гә җитте.