Россия Франция һәм Чехия белән авиарейсларны яңарта
(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). 24 июльдән Россия Франция һәм Чехия белән авиарейсларны яңарта, дип хәбәр итә коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб.
РИА Новости язганча, Хөкүмәт рәисе урынбасары Татьяна Голикова Россия территориясендә яңа коронавирус инфекциясен кертүне һәм таратуны кисәтү буенча оператив штаб утырышын үткәрде.
Очрашу нәтиҗәләре һәм аерым илләрдәге эпидемиология вазгыятен исәпкә алып, 24 июльдән Мәскәү-Париж рейсы буенча Франция һәм Мәскәү-Ницца маршруты буенча Чехия белән рейсларны ачу карары кабул ителде.
Һәр маршрут буенча атнага 4 рейс булачак. Шулай ук Санкт-Петербург-Париж һәм Санкт-Петербург-Ницца маршрутлары да яңартыла, һәр маршрут буенча атнага 2 рейс ясала.
Шулай ук Мәскәү-Прага маршруты буенча Чехия белән авиарейсларны (атнага 4 рейс) яңарту карары кабул ителде.