Төнлә Татарстанның Тукай районында мотоцикл йөртүче үлгән
(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Мәрхүм ир-атның мәетен төнлә Тукай районының Татарстан – Чыршылы бистәләре юлында юл кырыенда мотоциклы янында тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га автокаладан хәбәрче Валентин Кулагин сөйләде.
«Мотоцикл йөртүченең әлеге транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган», – дип ачыклык кертте ТР Тукай районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Агентлыкка үз чыганагыннан мәгълүм булганча, тикшерүдән соң табиблар мотоциклист тәнендә күренеп торган җәрәхәтләр тапмаган.