Дәүләт Думасында азык-төлеккә бәяләрне киметү буенча яңа чаралар тәкъдим иттеләр
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы вице-спикеры, авыл хуҗалыгы экс-министры Алексей Гордеев сәүдә челтәрләре, тармак берлекләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ассоциацияләре арасында социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына сәүдә бәяләрен киметү турында килешүләр төзү яклы булуын белдерде. Бу хакта ул «Бердәм Россия» партиясе мәйданчыгында узган киңәшмәдә әйтте, дип яза Интерфакс.
Гордеев шулай ук төбәкләрдә башкарма хакимият органнарының әлеге килешүләрнең үтәлешен контрольдә тоту хокукын билгеләү кирәклеген әйтте.
Моннан тыш, Гордеев төбәкләрдә «шәһәр базарларында һәм ярминкәләрдә арадашчылардан башка халыкка турыдан-туры сату өчен җитештерүчеләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен китерүне оештырырга тәкъдим итте.