Минтимер Шәймиев иске йола буенча провославие динен тотучылар соборында булды
(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев иске йола буенча дин тотучылар чиркәвендә — Рус православие иске йола буенча дин тотучылар чиркәве Казан-Нократ епархиясенең Покров Кафедраль соборында булды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Экскурсиядә Минтимер Шәймиевка сөйләүләренчә, гыйбадәтханәнең тарихы гади түгел. Революциягә кадәр Россиядә иске йола белән дин тотучылар эзәрлекләүләргә дучар ителгән, 1905 елга кадәр аларга үз гыйбадәтханәләрен булдыру тыелган. Шуңа бәйле рәвештә Казанда Покров соборы 1884 елда ук төзелә башланган, ә аны бары тик 1909 елда гына изгеләштергәннәр. 1930 елда бина совет хакимияте тарафыннан конфискацияләнгән һәм дәүләт архивына бирелгән. 1997 елда чиркәү дин тотучыларга кире кайтарылган (иске йола белән дин тотучыларның дини корылмаларын православлардан кара гөмбәзләр буенча җиңел аерырга мөмкин). Исегезгә төшерәбез, 20 июль — Корбан гаете, 21 июль — Казан Изге Ана иконасы көне булды. Минтимер Шәймиев Татарстанда барлык милләтләр һәм конфессияләр арасында тынычлык һәм татулык темасын дәвам итеп, бүген очрашу уздырды. Ул сәяси карьерасын тәмамлаганнан соң Татарстанда төрле дини урыннарны торгызуга күп көч куя.