Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2021

«Алтын каләм» фестивалендә ике телдә эшли белүче балалар арта

0
«Алтын каләм» фестивалендә ике телдә эшли белүче балалар арта

(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). «Алтын каләм» фестивалендә ике телдә мәкалә язучы катнашучылар арткан. Бу хакта «Алтын каләм» фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә әйтелде. «Алтын каләм» — «Золотое перо» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XXVI Республика фестиваленең башкарма директоры Алинә Сысоева фестивальдә эшне ике телдә алып барулары хакында әйтте. «Фестивальдә берничә телдә эшләүчеләр арта. Рус редакциясендә татар телле балалар, ә татар редакциясендә рус телле балалар бар. Бу бик яхшы, чөнки ике телдә эшли белә торган балалар буыны формалаша. Без, „Алтын каләм“ фестивале ярдәмендә ике телле белгечләр булсынга, киләчәктә бу юнәлешне үстерәчәкбез», –диде ул. Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов та аның сүзләре белән килеште. «Теләсәң, син татарча да, русча да җавап бирәсең, сорау бирәсең һәм үзеңне әйбәт хис итәсең. Без шундый яшьләрне формалаштырырга омтылырга тиеш», — диде ул. «Дүрт ел дәвамында „Алтын каләм“дә татар матбугаты юнәлешендә катнашкан кеше буларак, фестивальгә эләккән балалар татарча фикерләп, татарча язалар дип әйтә алам», — диде «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Чулпан Гарифуллина.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Ига Свёнтек

«Ну и кто сказал, что женский теннис — это скучно?» Свёнтек — после матча с Соболенко






"Он со мной не здоровался или не узнавал меня". Странности характера хита "Радовать"

Подмосковная «Единая Россия» провела мероприятия в честь Дня воинской доблести

Жителей Москвы предупредили об аномально холодной погоде

Новые пешеходные зоны появятся в Истре