Дәүләт Думасы сайлауларына Татарстаннан 57 бер мандатлы кандидат тәкъдим ителә
(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бер мандатлы округлар буенча Россия Дәүләт Думасына сайлауларга тәкъдим ителә торган кандидатлардан документлар кабул итүнең тәмамлануы турында игълан итте. 23 июльгә булган мәгълүматлар буенча, сәяси партияләр 57 кандидатка документлар тапшырган. «Бердәм Россия», КПРФ, «Үсеш партиясе», «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе», һәм «Яңа кешеләр» алтышар кеше тәкъдим итә. Россия берләштерелгән демократик партиясе «Яблоко»» һәм Россия коммунистларының коммунистик партиясе — бишәр кандидат, «Гражданнар платформасы» партиясе бер кеше тәкъдим итте. Тагын алты кандидаттан гариза үзләрен үзләре тәкъдим итү тәртибендә килгән. «Без кандидатларны тәкъдим итү этабында да югары конкуренцияне күзәтәбез, һәм бу югары сәяси активлык турында сөйли», — дип билгеләп үтте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Аның сүзләренә караганда, булачак сайлауларда Үзәк сайлау комиссиясенең төп бурычы — барлык процедураларның ачыклыгын тәэмин итү. «Барысы да законга төгәл туры китереп, ачык һәм булырга тиеш», — дип ассызыклады ул. Иң күп кандидат Әлмәт округына туры килә, анда 12 кандидат документларын тапшырган. Үзәк округта бер кешегә азрак. Идел буе һәм Мәскәү округларыннан сигезәр кеше, ә Түбән Кама һәм Яр Чаллыдан җиде кеше тәкъдим ителгән. Сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар 17-19 сентябрьдә узачак.