Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Тагын 52 татарстанлы яңа коронавирус инфекциясе йоктырган: җиде очрак читтән кертелгән, калганнары - контактлы. «20 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 32 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Казанда 24 очрак ачыкланган. Шулай ук Чаллының 13, Түбән Кама районының дүрт кешесе чирләгән. Алексеевск һәм Мөслимдә икешәр, Актаныш, Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Саба, Спас һәм Тукай районнарында берәр авыру теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле республикада ковид авыруы белән 19 23,6 мең кеше авырды, 21 мең кеше савыкты, шул исәптән 14е - соңгы тәүлектә. Элегрәк коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб Татарстан тәүлек эчендә Covid-19 үсешенең иң түбән темпы теркәлгән Россия төбәкләре арасында булганлыгын хәбәр иткән иде.