Татарстанда тагын өч ир-ат һәм ике хатын-кыз коронавирустан вафат булган
(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч ир-ат һәм ике хатын-кыз коронавирустан вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Коронавирус инфекциясеннән тагын биш үлем очрагы расланды», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Covid-19 дан 1941, 1950 һәм 1955 елларда туган ир-атлар һәм 1932 елда туган ике хатын-кыз вафат була. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип аныкладылар министрлыкта.
Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 28 июленә 607гә җиткән.