«Без — кырык беренче ел балалары» фильмының җәйге күренешләре төшерелә башлады
(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шушы көннәрдә Арча районының Үрнәк һәм Сикертән авылларында Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — кырык беренче ел балалары» повесте буенча татарча нәфис фильм төшерү дәвам итә. «Иртәгә „ГАЗ-51“ йөк автомобильләре белән булган кайбер эпизодлар Арча районының Үрнәк авылында төшереләчәк», дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге. Фильмның кышкы күренешләре Арча районы авылларында кыш көне төшерелсә, хәзер җәйге күренешләр төшерелә. Фильмның режиссёры - Әмир Галиәскаров, операторы — Арсений Козин. Продюсер — Миләүшә Айтуганова. Мөхәммәт Мәһдиевның прототибы булган Ильяс Сафин ролендә — Булат Гатауллин, Әркәшә ролендә — Рәис Әхмәтзакиров. Алар икесе дә Кариев театры артистлары. Калган үсмерләр рольләрендә Казан театр училищесы студентлары.