Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2021

Сентябрь аенда Татарстанның барлык мәктәпләрендә интернетка бердәм тариф кертеләчәк

0

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). 1 сентябрьгә Татарстанның 1402 белем бирү учреждениесе ТР телекоммуникацияләрнең дәүләт интеграцияләнгән системасына (ГИСТ) тоташтырылачак. Шулай итеп, барлык мәктәпләрдә дә Интернетка бердәм тариф гамәлдә була, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Хәзер системага Татарстанның күпчелек мәктәпләре тоташтырылган. Тизлектәге ике аермага карамастан: шәһәр мәктәпләре өчен 100 Мб/секунд һәм авыл мәктәпләрендә 50 Мб/секунд — хезмәтләр бердәм тариф буенча түләнә. ГИСТка тоташтырылмаган мәгариф учреждениеләрендә түләү оператор билгеләгән тарифлар буенча исәпләнә. Мәктәпләрдә бердәм тариф кертү инициативасы белән РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога Гомумроссия халык фронтының Үзәк штабы рәистәше, «Сириус» белем бирү үзәге җитәкчесе Елена Шмелева мөрәҗәгать итте. «Белем бирү оешмаларының өчтән бер өлеше башка шундый оешмаларга карата тигез хәлдә түгел, — дип аңлатты ул. — Алар хезмәтләрнең бәясе һәм тизлеге арасында турыдан-туры бәйле булмаган очракта, интернет челтәренә керү буенча хезмәтләргә күбрәк акча тотарга мәҗбүр».




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Российский теннисист поднялся на две позиции в топ-10 рейтинга ATP






МИД рекомендовал россиянам «учитывать имеющиеся риски» при планировании поездок в эту стану

Университет в Финляндии уволил профессора из-за связей с Россией

СМИ: Власти хотят уничтожить Эстонскую Православную церковь

Грузовик насмерть сбил девочку на велосипеде в Подмосковье