Яман шеш авырулары булган пациентларга Covid'тан прививка ясау үзенчәлекләре билгеле
(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Яман шеш авырулары булган кайбер пациентларга яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатырга ярый. Бу хакта лекциядә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Нагуманов сөйләде.
«Яман шештән дәвалауның актив стадиясендә булып, хирургия, химиотерапия, радиотерапия [тыкшыну] алган кешеләргә вакцинация өстәмә йөкләмә булырга мөмкин һәм бу вакытта аны ясату кирәкми», — диде доктор.
Бу очракта прививканы дәвалаучы табиб кына ясарга рөхсәт итә ала, чөнки ул пациентның авыруы һәм аның терелүе өчен кулланыла торган терапиянең үзенчәлекләрен белә.
Коронавируска каршы инъекцияне, дәваланганнан соң өч айдан узгач, иммун системасы тернәкләнгәч, ясатырга була.
Табиб билгеләп үткәнчә, ремиссиядә булган пациентлар сәламәт кешеләрдән берни белән дә аерылмый, бу очракта вакцинациягә каршылыклар юк, киресенчә, сәламәтлекне саклау өчен, аларга прививка ясатырга киңәш ителә.