Татарстанның Ютазы районында нефть агу нәтиҗәләрен бетерәләр
(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Республиканың Ютазы районында Екатериновка авылы янында нефть үткәргеч торба тишелгән, дип хәбәр итә «Ютазы хәбәрләре».
Һәлакәт булган урынга коткаручыларның оператив төркеме чыккан, алар нефть агуны туктаткан. Пычрану мәйданы гектарның йөздән бер өлешен тәшкил иткән. Нефть аккан җирдән йөз метрда гына Дымка елгасы ага, әмма аңа нефть эләгү куркынычы юк инде.
Хәзер пычранган грунтны алып киткәннәр, ә аның урынына траншеяны күмү өчен чиста кара туфрак кайтарылган. Тиздән башкорт нефтьчеләре участокны тулысынча рекультивацияләячәкләр.