Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2021

Апас районы Олы Бакырчы авылында алмагач бакчасында корбан ашы булды

0
Апас районы Олы Бакырчы авылында алмагач бакчасында корбан ашы булды

(Апас, 31 июль, «Татар-информ», « Апастово-информ» , Ландыш Гайнуллина). Апас районы Олы Бакырчы авылында ачык һавада, алмагач бакчасында корбан ашы үткәрделәр. Мәҗлескә барлыгы 100гә якын кеше килгән иде.

«Авылыбыз мәчетеннән кеше өзелми. Өлкәннәр дә, яшьләр дә килеп тора, намазга баса. Бүгенге мәҗлесне үткәрү тәкъдимен дә барысы да хуплап алды. Аны оештыруга изге күңелле авылдашларыбыз иганәчелек итте. Ходай Тәгалә кабул кылсын иде», — диде авылның имамы Шәүкәт хәзрәт Гайнетдинов.

Дини мәҗлестә башкаладан Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да катнашты.

«Корбан ашлары үткәрү изге гамәлләрнең берсе. Арабызда тормыш авырлыклары алдында калган, аз керемле, мөмкинлекләре чикләнгән, ялгыз яшәүче кешеләр бар. Район иганәчеләре, аерым хуҗалыклар да корбан күчтәнәчләре таратып аларны сөендерде. Бүгенге укыган догаларыбыз да мохтаҗларга аз булса да җиңеллек бирсен иде», — дип теләде Луиза Сафина.

Мул сыйлы табыннар артында авылдашлар тәмледән-тәмле сыйлардан авыз итте, сәламәтлек, тыныч тормыш, бәрәкәтле гомерләр теләп догалар кылды, вәгазьләр укылды.

«Бик зурлап, бик хөрмәтләп изге ашка чакырдылар. Мондый мәҗлесләр яшьләребез өчен зур тәрбияви чара булып тора. Киләчәк буын да мондый йолаларны, гореф-гадәтләрне барлап-олылап яшәсен иде», — диде ветеран укытучы Әлфия Гайнуллина.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Рублёв поднимется на шестое место в рейтинге ATP после победы на «Мастерсе» в Мадриде






МИД счел антироссийским отзыв посла ФРГ из России после обвинений в кибератаках

В день инаугурации Путина на Красной площади задержали громко молящегося брокера

Сильный пожар произошел в промзоне на востоке Москвы

Сильный ветер в Москве повалил 11 деревьев