Казанлы Ирек Ризаев Олимпиадада BMX-фристайлда бишенче нәтиҗәне күрсәтте
(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Казан BMX-райдеры Ирек Ризаев Токиода Олимпия уеннарында фристайлистлар турниры финалы алдыннан квалификацияле ярышларда бишенче нәтиҗә күрсәтте. 23 яшьлек спортчы беренче ярышта 81,20 нәтиҗәсенә иреште, икенчесендә — 81,30. Спортчының уртача баллы 81,25 булды һәм ир-атлар турнирында 9 катнашучы арасында квалификация нәтитҗәләре буенча нәкъ уртадагы урынны алды. Иң яхшы нәтиҗәне (90,97) Австралиядән Логан Мартин күрсәтте. Якшәмбе, 1 августта тугыз спортчы да Олимпия уеннары тарихында беренче тапкыр BMX-фристайл дисциплинасында медаль өчен үзара ярышачак. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Токиода Олимпиадада теннис турниры разрядында Казаннан Вероника Кудерметова Елена Веснина белән хатын-кызлар арасында парлы разрядта өченче урын өчен матчны оттырды.