Татарстан китап нәшриятында берьюлы биш яшь авторның шигырь китаплары чыккан
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшриятында берьюлы биш популяр һәм яшь авторның шигырь китаплары дөнья күрде. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яшь шагыйрьләр Гөлназ Газизова, Булат Ибраһимов, Лилия Гыйбадуллина, Алмаз Мансуров, Ләйлә Фаязның шигырьләр китабы чыккан.
«Берьюлы — биш китап! Аларны бер сулышта, рәхәтләнеп укып чыгарга мөмкин», диелгән хәбәрдә.