Главные новости Санкт-Петербурга
Санкт-Петербург
Декабрь
2015

Китапханәләр дуслыгы

0
Казанда өч көн дәвамында Россия Милли китапханәсе көннәре уздырылды. Бу - 200 еллык тарихы булган һәм элекке башкалабыз Санкт-Петербургта урнашкан китапханә коллективының  Россия төбәкләренә беренче тапкыр чыгуы. Шушы уңайдан Татарстан Милли китапханәсендә дә пленар утырыш,  лекция һәм   семинарлар үткәрелде. 
 
Россия Милли китапханәсе -  дөньядагы иң зур  китап мәгарәләре бишлегенә керә,  аның фондларында 38 миллионга якын данәдә китап, газета-журнал нөсхәләре саклана. Петербурглыларның Милли китапханә көннәрен Казанда башлап җибәрүе  һич очраклы түгел.  Татарстан  Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев  белдергәнчә, республика китапханәчеләренең Россия Милли китапханәсе белән хезмәттәшлеге бик күптән бара. 150 ел элек, Казанда китапханә ачылганда, эшне петербурглылар тәҗрибәсен өйрәнүдән башлап җибәргәннәр. Петербург басмаханәләрендә бик күп татар китаплары, шул исәптән, беренче татар газетасы “Нур” нәшер ителгән. Республикада совет китапханәләре ачыла башлагач та,  хезмәткәрләрне Ленинград мәдәният институтында укытып кайтарганнар. Татарстан Милли китапханәсе директоры Сөембикә Җиһаншина да гасыр ярым элек булдырылган бәйләнешләрнең елдан-ел ныгый баруын ассызыклады.  
 
Төп хикмәт хезмәттәшлектә, киңәш-табыш итеп эшләүдә генә дә түгел.  Россия Милли китапханәсе Татарстан галимнәренә анда татар китапларының  бай фонды саклануы белән  кадерле. Россия китапханәсенең милли әдәбият бүлеге мөдире Шушана Жабко  бу мәгърифәт йортында XVII гасырдан алып хәзергәчә гарәп, латин, кирилл графикаларында нәшер ителгән татар телендәге 40 мең исемдә китап һәм 200 төрдә журнал, җәмгысе  миллион ярым данәдәге басма барлыгын әйтте. Алар арасында башка бер генә китапханәдә дә табып булмый торган мәҗмугалар, газета-журналлар шактый. Чөнки патша Россиясе заманнарында ук илдә нәшер ителгән барча басма матбугат, китап нөсхәләрен Милли китапханәгә җибәрү мәҗбүри шарт  итеп куелган. Дөньяның төрле почмакларында - Казан, Самара, Уфа, Әстерхан, Санкт-Петербург, Пермь, Тубыл, Оренбург, Мәскәү, Томск һәм башка калаларда дөнья күргән татарча  басмаларның нөсхәләре шушы китап йортына тупланган. Шулай ук 1908- 1917 елларда Оренбургта басылган “Шура” журналының тулы төпләнмәләре дә Петербургның баш китапханәсендә саклана. Әмма алар әлегә барысы да библиографиядә күрсәтелмәгән һәм тасвирланмаган. Чөнки гарәп графикасын укый алырлык белгечләр юк.  Шунлыктан, китапханәгә гарәп язуы программасы кертелгән җиһаз кайтарылса да, әлегә алга китеш бик сизелми икән. Шул ук вакытта Шушана Жабко Милли әдәбият бүлегенең татар фонды шактый әйбәт өйрәнелүен дә искәртте. Чөнки биредә татар телен белгән кешеләр эшләгән. Татарстан Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев 1974-1997 елларда Энҗе Кәрим кызы Сәгыйдованың бүлек мөдире булып эшләвен искә алды. Ул “Шималь ягы” газетасы нәшире Кәрим Сәгыйдовның кызы, танылган тел галиме Галимҗан Шәрәфнең туганы була. Нәкъ менә Энҗе ханым китапханәләргә газета-журнал нөсхәләре даими  тапшырылмый башлаган 90нчы еллардагы татар фондын тулыландыруга зур өлеш кертә, биредә хәтта татар телендә дөнья күргән район газеталарына кадәр туплап барыла.
 
 Фондтагы иң борынгы татар телендәге китап – 1779 елда Россия империясе губерналары белән идарә итү өчен учреждениеләр турында Екатерина II Указы. Биредәге басмалар арасында сәнгатебезгә, мәдәниятебезгә, тарихыбызга кагылышлы сирәк ядкәрләр хәтсез. Әйтик, 1915 елда Нәманган шәһәрендәге “Исхакия” басмаханәсендә дөнья күргән “Танылган җырчы Камил Мотыйгыйның концерт программасы яки либретто” дигән мәҗмуга аның зур портреты белән бирелүе белән дә кызыклы. Милли әдәбият бүлегендә шулай ук  1914 елда Камил Бәширов  эшләгән һәм нәшер иткән “Казан - кесәдә”  дигән белешмәлек һәм юл күрсәткеч китапчыкны да күрергә мөмкин. Биредә бертуган Кәримовлар сәүдә йортының Оренбургтагы бүлекчәсендә чыгарылган граммофон һәм патефонда уйнату өчен татар җырлары тәлинкәләренең тулы каталогы да саклана.  Бу бүлектәге заман матбугаты һәм әдәбияты белән  күбрәк өлкән яшьтәгеләр кызыксына.  Китапханә Санкт-Петербургтагы татар җәмгыяте белән дә тыгыз элемтәдә эшли, танылган милләттәшләребезгә, татар дөньясына  кагылышлы әһәмиятле даталар да игътибарсыз калмый. 
 
Әлбәттә, китапханәләр бүген дә халыкка гыйлем алу, мәгълүмат туплау урыны булып хезмәт итә. Россия Милли китапханәсе директоры Антон Лихоманов билгеләп үткәнчә, киләчәктә илне алга алып барырга тиешле яшьләр нәкъ менә шушы мәгърифәт алу йортларына йөри, белем туплый.  Санкт-Петербургның төп китапханәсенә елына бер миллионлап кеше килә, укылган китаплар саны дистә миллионга җитә. Электрон китапханәдән файдаланган  алты миллион укучының 70 проценты - яшьләр. 
 
Петербурглылар шулай ук “Татарстан: тарих сәхифәләре” дигән күргәзмә дә алып килгән иде. Ул аеруча зур кызыксыну уятты сыман. Анда Татарстанның инкыйлабка кадәрге сәяси-административ бүленеше һәм этнографиясе күрсәтелгән дистәгә якын  карта куелган. Беренче карта 1792 елда, патша Екатерина II фәрманы белән Казан губернасы Казан наместниклыгы итеп үзгәртелгәч төшерелгән булган.
 
1870 елгы Казан губернасы халкы картасы - тарихчылар һәм этнографлар өчен үзе бер хәзинә. Картада губерна халкы милләтләре буенча аерып күрсәтелгән, авыл–шәһәрләр, алардагы мәчетләр билгеләнгән. 1859-1860 елгысында торак пунктлар Казан губернасында яшәүче халыкларның тоткан диннәре буенча тәгаенләнгән. Беренче фотоаппаратлар барлыкка килгәч төшерелгән сурәтләр һәм открыткалар куелган экспозициядән дә аерылып булмый, борынгы Казан күренешләрен караган саен карыйсы килә.
 
Россия Милли китапханәсе делегациясе Татарстандагы хезмәттәшләренә бик тә кадерле бүләк – аерым дискларда  Закир Рәмиев иганәсендә дөнья күргән,  мөхәррире Ризаэддин Фәхретдин булган “Шура” һәм  1907 елда Петербургта нәшир Габдерәшит Ибраһимов чыгарган “Наҗәт” журналларының электрон  күчермәләрен тапшырды.  
 
Сөембикә КАШАПОВА.
 



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



«Снегири Поляна»: новый коттеджный поселок в Подмосковье

Мытищинский форсаж: часть вторая

Менеджер модельных Показов для Платного участия в Дизайнерских Показах.

Дипломатический факультет Евразийского международного университета проводит дополнительный набор абитуриентов!


Командир армянского добровольческого батальона «АрБат» Айк Гаспарян: не смогу простить предателей, сдавших Арцах

Выставка «Интерткань» представляет участников раздела «Пряжа и нити»

Оливки или маслины: доктор Кутушов раскрыл их преимущества

Ученица из Реутова приняла участие в сборе мемориальных отрядов «Пост № 1»


An iconic Michael Jordan photo will be on Tyler Reddick's car as he races through Chicago

Leeloo Dolls UK: The Epitome of Realism and Diversity

Leeloo Dolls: Your Premier Destination for Realistic Sex Dolls

Sky Sports issue grovelling apology to Nottingham Forest after Gary Neville’s ‘Mafia gang’ outburst


Беспроводной сканер штрих-кодов SAOTRON P05i промышленного класса

Когда лежать на пляже скучно: названы семь регионов России для активного туризма

В Екатеринбурге восьмиклассница оформила на мать кредит для мошенников

Мимо прошла... Я о грозе ?


Escape From Tarkov studio Battlestate Games has put a bounty on cheaters

Macrumors: «В iPhone 17 Slim будет 8 ГБ ОЗУ, а стоить он будет больше Pro Max»

Игру The Survivalists могут выпустить на Android в Китае

20 hidden gems from 2024 to grab before the end of the Steam Summer Sale



В Петербурге трехлетнему мальчику зажало ногу на эскалаторе метро

Психолог Таня Василькова выступила на Форуме "Россия 809"

Чистосердечное откровение отца Александра...

«Снегири Поляна»: новый коттеджный поселок в Подмосковье




Tele2 модернизировала сеть на транспортных узлах по всей России

Арестован напавший с топором на сотрудника «Ленты» петербуржец

Праздник «Накануне Купалы» отметили в Полистовском заповеднике

"Зенит" уступил "Црвене Звезде" в товарищеском матче


ДОМ. РФ выставил на торги недвижимость в Санкт-Петербурге под коммерцию и склады

Участок на севере КАД полностью закроют на четыре месяца

Поврежденные ветром кровли в Сланцевском районе восстановят за счет резервного фонда Ленобласти

"Зенит" уступил "Црвене Звезде" в товарищеском матче


Медведев прошел в четвертьфинал Уимблдона благодаря травме Димитрова

Калинская о снятии с Уимблдона: проблемы с кистью очень мешали

Уроженка Москвы выбила с Уимблдона первую ракетку мира

ПКР поздравляет чемпионку Паралимпийских игр по настольному теннису Р. Чебанику с Юбилеем


Застройщик «Ригеля» уступил градозащитникам: водонапорная башня получит новую жизнь

Катер и маломер «потерлись» друг о друга у Дворцового моста

«Зенит» потерпел поражение от «Црвены Звёзды» на Летнем Кубке

За полгода в Петербурге построили почти 1,4 миллиона «квадратов» жилья


Музыкальные новости

По партийной линии. Юрий Лоза рассказал, как живет и чем кормит кур на даче

Гала-концерт "Ночь Чайковского" под руководством Башмета прошел в Клину

Наталья Сергунина: На ВДНХ пройдет фестиваль искусств «Вдохновение»

Менеджер модельных Показов для Платного участия в Дизайнерских Показах.



«Снегири Поляна»: новый коттеджный поселок в Подмосковье

Чистосердечное откровение отца Александра...

В Петербурге трехлетнему мальчику зажало ногу на эскалаторе метро

Психолог Таня Василькова выступила на Форуме "Россия 809"


"Роснефть" — в Самару, РЖД — в Читу: Хитрый план Путина по переселению госкорпораций

В транспортных хабах по всей России идет модернизация сети

Сергей Собянин. Главное за день

В ОМ Девелопмент рассказали, как рынок отреагирует на отмену льготной ипотеки


В Петербурге непогода повалила дорожные знаки

Суд в Петербурге продлил арест водителю автобуса, упавшего в Мойку

Гонщик Юрий Дейнекин станет водителем полицейского авто в детективе «Краш»

Но дороге вокруг Тосно столкнулись два грузовика, один воспламенился


Посетители выставки «Россия» оценили успехи Санкт-Петербурга

Центр Петербурга частично перекроют из-за форума БРИКС

Путин приедет в Петербург для участия в форуме БРИКС

Путин встретиться с премьер-министром Индии в форуме стран БРИКС в Петербурге





МНПЗ расширяет инфраструктуру здравоохранения для сотрудников

СК взял под контроль выдачу медицинской помощи для детей-инвалидов в Петербурге

НИИ вакцин и сывороток в Санкт-Петербурге получил 1,8 МВт дополнительной мощности

В Петербурге организовали фестиваль, где можно провериться на ВИЧ


Зеленский посетит Польшу для обсуждения членства в НАТО


«Зенит» уверенно проходит Летний кубок, игра команды стала свежее» — Аршавин

"Зенит" уступил "Црвене Звезде" в товарищеском матче

«Зенит» потерпел поражение от «Црвены Звёзды» на Летнем Кубке

Летопись БАМа в бронзе и граните: масштабный мемориал открыли в Тынде




Сергей Собянин. Главное за день

Сергей Собянин: Создаем все условия для медиков

Собянин: В Москве будут готовить специалистов по информбезопасности

Собянин: Пересадка на станцию метро «Печатники» с МЦД станет короче и удобнее


Представлена карта изменения климата на 60 лет вперед

Десятки экологичных судов из Татарстана выпустят в реки и каналы Петербурга

На Петербург после аномальной жары обрушился мощный ураган с ливнем и грозой

«Снегири Поляна»: новый коттеджный поселок в Подмосковье


За полгода в Петербурге построили почти 1,4 миллиона «квадратов» жилья

Застройщик «Ригеля» уступил градозащитникам: водонапорная башня получит новую жизнь

В Петербурге поездки на СИМ считают развлекательными и транспортными

Участок на севере КАД полностью закроют на четыре месяца


Мимо прошла... Я о грозе ?

Жилой дом сошел со свай в Архангельске

Собянин: Утвержден проект участка метро от «Липовой рощи» до «Ильинской»

В Архангельской области появились станции зарядки электротранспорта


Люська ВЦЕПИЛАСЬ во Влада мертвой хваткой и поехала СОБИРАТЬ ШЕЛКОВИЦУ!

Выставка-настроение «Семья, согретая любовью, всегда надежна и крепка»

В День семьи, любви и верности телевизионная мачта в Оренбурге озарится праздничными огнями

Краеведческая арт-выставка «Живописец, прославивший Крым - Карло Боссоли»


Властям Ленобласти придется потратить миллионы на ремонт крыш после шторма

За полгода в Петербурге построили почти 1,4 миллиона «квадратов» жилья

Гол Ерохина сделал «Зенит» победителем в матче против «Ленинградца»

Театр Романа Виктюка сменил название в честь своего создателя












Спорт в Санкт-Петербурге

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Первую ракетку мира решили утешить после сенсации от казахстанки на Уимблдоне






В Петербурге поездки на СИМ считают развлекательными и транспортными

Катер и маломер «потерлись» друг о друга у Дворцового моста

Гол Ерохина сделал «Зенит» победителем в матче против «Ленинградца»

Но дороге вокруг Тосно столкнулись два грузовика, один воспламенился