Россия Президенты Владимир Путин эре бизнес вәкилләре белән очрашуында Украинадагы хәрби операцияне мәҗбүри чара, дип белдерде. «Безгә башкача эшләү мөмкинлеген калдырмадылар. Куркынычсызлык өлкәсендә башка чаралар белән җавап бирү мөмкин булмаган вәзгыять тудырылды», — диде Владимир Путин. Алдарак президент халыкка мөрәҗәгатендә Донбасста махсус хәрби операция уздыру турында игълан иткән иде. Ул Мәскәү планнарына Украинаның оккупациясе керми, бары тик аның хәрби потенциалны нейтральләштерү һәм нацизмны бетерү каралган, дип ышандырды. Украина хәрбиләре ДНРда Куликово торак пунктына авыр коралдан атыш оештырганнар. Пәнҗешәмбе көнне Кырымның Джанкой районында — Рюмшино авылы тирәсендә снарядлар шартлау нәтиҗәсендә 22 йорт зыян күргән. Йортларның тәрәзә пыяласы ватылган, түбәләренә зыян килгән. Җомга көнне аларны торгызу эшләре башлана, дип хәбәр иткән республика башлыгы Сергей Аксенов. Украинаның 137 хәрбие һәлак булган Украина президенты Владимир Зеленский тәүлек эчендә Украинаның 137 хәрбие һәлак булуы һәм 316сы яралануы турында хәбәр итте. «Беренчел мәгълүматларга караганда, без бүген 137 кешебезне югалттык, шуларның унысы — офицерлар. 316 кеше яраланган», — диде ул Telegram-каналында урнаштырылган видеомөрәҗәгатендә. Зеленский шулай ук Киев тарафыннан Кара диңгездәге Змеиный утравын контрольдән югалтуын белдерде. Аның сүзләренчә, утрауда булган бөтен хәрбиләр һәлак булган. Кичә Украинаның УНИАН мәгълүмат агентлыгы Telegram каналында хәбәр иткәнчә, Зеленский Украинаның Югары радасына гомуми мобилизация турындагы закон проектын керткән. Закон проекты нигезендә, мобилизация Винницк, Волынск, Днепропетровск, Донецк, Житомир, Закарпатск, Запорожск, Ивано-Франковск, Киев, Кировоград, Луганск, Львов, Николаевск, Одесса, Полтава, Ровенск, Сумск, Тернопольск, Харьков, Херсонск, Хмельницк, Червицкий, Чернигов өлкәләре, Киев шәһәре территорияләрендә 90 көн эчендә үткәрелергә тиеш. Россия көньягындагы аэропортларга очышлар чикләнде 24 февральдә Росавиация Украинадагы хәлнең катлаулануы аркасында Россия көньягындагы кайбер аэропортларга очышларны чикләде. Ростов-на-Дону, Краснодар, Анапа, Геленджик, Элиста, Ставрополь, Белгород, Брянск, Курск, Воронеж, Симферополь аэропортлары эше туктатылды. Ростуризм хәбәр итүенчә, аэропорт эшчәнлеге туктатылган төбәкләрдә 150 меңгә якын Россия туристы калган. Аларның күбесе Кырымда һәм Кубаньда. «Яндекс. Расписание» сервисында күренгәнчә, бүген иртән Мәскәүнең «Внуково», «Домодедово» һәм «Шереметьево» аэропортларында 160 рейс тоткарланган яки гамәлдән чыгарылган. Санкцияләр 24 февральдә Британия премьер-министры Борис Джонсон, парламентта чыгыш ясаганда, Украинадагы вәзгыять аркасында Англиядә «Аэрофлот» эшчәнлеге тыелуы, шулай ук Россия хәрби-сәнәгать комплексының кайбер предприятиеләренә каршы санкцияләр кертелүе турында белдерде. Кичә Евросоюз илләре лидерлары чираттан тыш саммитта Россиягә карата финанс, энергетика һәм транспорт секторына, виза сәясәтенә кагылган яңа санкцияләр турында килештеләр. Санкцияләр кертү турында шулай ук АКШ, Япония һәм башка илләр хәбәр итте. «Көнбатыш илләренең Россиягә карата төрле санкцияләре күңелгә ятышсыз, ләкин критик түгел», — дип белдергән «РИА Новости”га икътисад фәннәре кандидаты, Россия дәүләт хокук университетының Кырым филиалы доценты Сергей Землячев. Украинага ярдәм Владимир Зеленский сүзләренчә, Украина әлеге вәзгыятьтә үзе генә калган, дөньяви дәүләтләр вәзгыятьне ерактан күзәтеп тора, кертелгән санкцияләр җитми. «Бүгенге иртәдә без дәүләтебезне, кичәге кебек үк, ялгыз яклыйбыз. Дөньяның куәтле көчләре ерактан күзәтә. Россияне кичәге санкцияләр ышандырдымы? Без ишетәбез… һәм күрәбез… бу гына аз», — дип белдерде Зеленский үзенең Telegram-каналында чыккан видеомөрәҗәгатьтә. АКШ президенты Джо Байден Россия-Америка арасында мөнәсәбәтләр «тулысынча өзелә бара», дип белдерде. «Хәзерге вакытта Россия-Америка мөнәсәбәтләре, әгәр алар бу юл буенча барсалар, тулысынча өзелүгә бара», — диде Байден Америка халкына ясаган мөрәҗәгатендә. АКШ НАТО эгидасы астында Германиягә өстәмә гаскәр җибәрә, дип хәбәр иткән Джо Байден. Франция Президенты Эмманюэль Макрон Украинага ярдәм йөзеннән 300 млн евро җибәрергә җыенуы турында хәбәр иткән. «Украинага моңарчы күрелмәгән 1,2 млрд евро күләмендә макрофинанс ярдәме бирелгән. Франция Украина икътисадына өстәмә рәвештә 300 млн евро бүлеп бирәчәк. Без шулай ук хәрби җиһазлар китерүне дәвам итәргә әзер», — диде Макрон Еврсоюз саммиты нәтиҗәләре буенча узган матбугат конференциясендә. Макрон шулай ук Парижның Мәскәүгә каршы санкцияләр кертергә әзер булуын белдерде. «Евросоюз сугышның озакка сузылуына юл куя алмаячак» Кытай Үзәк телевидениесе күзәтүчесе Сун Синь Евросоюз хакимияте Украинадагы сугышның озакка сузылуына әзер түгеллеген белдерде. «Евросоюз сугышның озакка сузылуына юл куя алмаячак. Әгәр Евросоюз аны туктата алмаса, вакыйгалар контроль астыннан чыгарга мөмкин. Бу атом-төш сугышы башлану мөмкинлеген аңлата», — диелә Сун Синьнең телеканал сайтында урнаштырылган мәкаләсендә. «Россия белән сугыш котырган инфляциягә, качакларның тагын да күбәюенә, энергия чыганакларына бәяләр артуга һәм оборона бюджетын арттыруга китерәчәк. Евросоюз, һичшиксез, моңа әзер түгел», — ди Кытай эксперты. Автор фикеренчә, Европа икътисады пандемия чорында болай да күпне кичергән, сугыш Европаны таркатачак. Россия эчендәге вәзгыять тулысынча контрольдә Россия Эчке эшләр министрлыгы Украинадагы вәзгыять аркасында кайбер төбәкләрдә килештерелмәгән акцияләргә чакыруларны терки. «Хокук саклау органнары ил эчендәге вәзгыятьне тулысынча контрольдә тота. Министрлык тәртипне саклау өчен барлык чараларны да күрәчәк», — дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Telegram-каналы.