В Нурлате мужчины побили друг друга
В Нурлате гр.М. 1983 года рождения, будучи привлеченным к административной ответственности за совершение административного правонарушения, нанес побои гр.Г.1991 года рождения.
В Нурлате гр.М. 1983 года рождения, будучи привлеченным к административной ответственности за совершение административного правонарушения, нанес побои гр.Г.1991 года рождения.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары һава шартларының начараюы турында кисәтте. Бүген көне буе һәм иртәгә республика территориясендә урыны белән көчле яңгыр көтелә. Кичә кич ТР башкаласында яңгыр яву сәбәпле, кайбер урамнарны су баскан. Казанлылар фото һәм видеоларны социаль челтәрләрдә урнаштырды. Шул ук вакытта кайбер урамнар әле һаман да су астында кала .
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Казан халкы кичәге яңгырдан соң төшерелгән фото һәм видеоларны социаль челтәрләргә урнаштыруларын дәвам итә. Фото һәм видеодан күренгәнчә, Ветеринария клиникасы янындагы күпер астыннан су күп җыелганга узып булмый. Шундый ук хәл Әлмәт магистралендә һәм Танк боҗрасында. Ибраһимов проспектын да су баскан. Шоферлар әйтүенчә, су машинаның капотына җитә. Машиналар юлда сүнеп кала, аларны этеп чыгарырга туры килә, ди йөртүчеләр.
Канун өлгесендә урыс халкы хокуклары телгә алынмый.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Татарстанда 441 яшь гаилә 2020 елның җәендә башланган «Яшь гаиләләр өчен социаль ипотека» республика программасы буенча фатир алды. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге программа буенча Казанда 174 яшь гаилә, Түбән Камада — 144 гаилә, Әлмәттә 46 яшь гаилә фатир алды. «Яңа программаны тормышка ашыру безгә „Торак һәм шәһәр мохите“ илкүләм проекты кысаларында гына түгел, ә, һичшиксез, „Демография“ илкүләм проектын да гамәлгә куярга этәргеч бирә»... Читать дальше...
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Салават Фәтхетдинов Тинчурин театрындагы яраткан спектакленә үзенең шәхси премиясен тапшырды. «Мин театрсыз яши алмыйм. Камал театрымы, Тинчуринмы — мин һәр икесенә дә яратып йөрим. Минем бер нәзерем бар иде. Театрда сезон ябылу көнендә бер спектакль өчен рәхмәт әйтәсем килгән иде. Бу нәзер һәм спектакль дә «Нәзер», — диде җырчы. Салават Фәтхетдинов Туфан Миңнуллинның «Нәзер» пьесасы буенча куелган спектакльдә уйнаган Гөлчәчәк Хафизова, Зөлфия Вәлиева... Читать дальше...
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Министрлар Кабинеты Россиядә 2022 елга яшәү минимумын билгеләде 2022 ел башыннан Россиядә җан башына яшәү минимумы 11 950 сум тәшкил итәчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карар хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты. "2022 елның 1 гыйнварыннан РФ буенча җан башына — 11 950 сум, хезмәткә яраклы халык өчен — 13 026 сум, пенсионерлар өчен — 10 277 сум, балалар өчен — 11 592 сум», — диелә документта.
(Алабуга, 1 июль, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). 12 июльдән 21 июльгә кадәр Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге «Туган йорт җылысы» темасына заманча сәнгать буенча XVI Халыкара арт-симпозиум уздырачак. Бу хакта Алабуга дәүләт музееның матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла. Симпозиумның тематикасы Россиянең төрле төбәкләрендә һәм башка илләрдә яшәүче рәссамнарның иҗаты аша дөньяның төрле халыкларының милли традицияләрен сәнгатьчә гәүдәләндерүне үз эченә ала, диелә хәбәрдә. Читать дальше...
(Бөгелмә, 2 июль, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы », Светлана Андреева). Бөгелмәдә тимер юл кичүләрендә иминлек көне үткәрелде. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районы мэриясенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Бөгелмә инфраструктурасы дистанциясе ЮХИДИ вәкилләре һәм Бөгелмә башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә 1255 км тимер юл кичүендә (Югары бистә) тимер юл аркылы чыгу урыннарында иминлек көне үткәрделәр. Машина йөртүчеләргә кагыйдәләрне үтәргә өндәгән белешмәлекләр һәм листовкалар таратылды.
(Кукмара, 2 июль, «Татар-информ», «Хезмәт даны» , Алсу Сәләхетдинова). 21 июньнән 30 июньгә кадәр республикада «Такси» оператив-кисәтү операциясе узды. Шул уңайдан Кукмарада такси хезмәте күрсәтә торган автомобильләр тикшерелде, дип хәбәр итә районның Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе. Операция барган чорда лицензиясе булмаган, теркәлмәгән килеш такси хезмәте күрсәтүче шоферлар аерым контрольгә алынган, диелә хәбәрдә. «Тикшерү барышында транспортның техник торышына, юл кәгазе булу-булмауга да игътибар ителде. Читать дальше...
(Әлмәт, 2 июль, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). 24 июньнән 27 июньгә кадәр Красноуфимск шәһәрендә бокс буенча XIII төбәкара «Батырлык рингы» турниры узды. Турнирда Свердловск өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Пермь крае, Башкортстан республикасы, Киров өлкәсе, Татарстан республикасы һәм чит илләрдән килгән 200 спортчы катнашты. Турнирда Йосыпов Илназ җиңү яулады. Шәңгәрәев Илдар, Шимановский Даниил, Манукян Роман призлы урыннар яулады. Балалар «Девон-Юность» бокс клубында тренерлар Низамиев Р. Читать дальше...
Мордовия мөселманнары диния нәзарәтендә яңа мөфти итеп Дамир Биккинин сайланды. Бу вазифага үз кешесен куярга теләгән Тәлгать Таҗетдин әлегә уңышка ирешә алмады. Имамнар ул оештырган җыелышка килмәде.
Чүпрәле, 2 июль, «Татар-информ», « Туган як »). 10 июль көнне Чүпрәле районында «Мунчәли укулары-Авыл бәйрәме» узачак. Чарада Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазьләре, Татарстан, Чувашия, Ульяновск, Нижгар, Мордовия өлкәләреннән килүче милләттәшләребезнең чыгышлары, мөнәҗәтләр, дини җырлар каралган. Балалар өчен Шәкертләр бәйрәме, уеннар, төрле бәйгеләр булачак. Шулай ук, намаз уку, корбан ашлары үткәреләчәк. Чараны Татарстаннның атказанган урманчысы, якташыбыз Ирфан Халитовның нәсел шәҗәрәсенә багышланган «Шәҗәрә бәйрәме» дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә. Читать дальше...