Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2021

Новости за 14.07.2021

Эксперт сәламәт туклануның нинди авырулар булдырмый калу мөмкинлеге турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Сәламәт туклану миокард инфарктларының, инсультларның һәм диабет очракларының 80 процентын булдырмый калырга мөмкин, дип хәбәр итте «Федераль туклану һәм биотехнология тикшеренү үзәге» оешмасы директоры, РФА әгъза-корреспонденты Дмитрий Никитюк. РИА Новости хәбәр итүенчә, «Сәламәт туклану миокард инфарктлары, инсульт һәм диабет очракларының 80 процентын булдырмый калырга мөмкин. Туклануны бозу - авыру сәбәпләренең 30-50 проценты булып тора», - диелә «Милләт сәламәтлеге»... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районында ишегалларын төзекләндерүне бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районында Фрунзе урамындагы 15 һәм 17 йортлар ишегалды территорияләрен төзекләндерү барышы белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Территорияне «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерәләр. Йортлар тирәсендә яңа куркынычсыз тротуарлар булдырылган инде, ишегалдының бөтен территориясендә комплекслы яктырту эшләнгән.     Татарстан Республикасы... Читать дальше...

Алдакчылар корбаны булмас өчен финанс грамоталылыгын арттырырга чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Финанс грамоталылыгын арттыру – мошенникларга эләкмәс һәм үз акчаларыңны пирамидаларда югалтмас өчен иң ышанычлы ысул. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге идарәчесе урынбасары Нурания Хәйруллина сөйләде. Спикер билгеләп үткәнчә, гражданнарны финанс яктан агарту өчен Россия Банкы махсус ресурс –  fincult.info булдырган. Сайтта финанс пирамидасын ничек... Читать дальше...

Җырчы Илгиз Мөхетдинов туена чакыруларны «Хатлар йорты»ннан алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). «Хатлар йорты» тәкъдим иткән милли стильдәге чакыруларны җырчы Илгиз Мөхетдинов һәм аның кәләше булачак туйлары өчен сайлаган. «Илгиз белән Диана сайлаган чакыру — Рамазан аена чыккан коллекциядә урын алган чакыру. Аның иллюстрациясенең авторы — Алия Йосыпова. Без беренче тапкыр милли стильдә чакыру ясадык. Моңа хәтле бик күп төрлесе бар иде, алары заманча стильдә. Монысында түбәтәй белән калфак ясалган», — дип сөйләде Татар-информ хәбәрчесенә «Хатлар йорты» проекты авторы Энҗе Садыйкова. Читать дальше...

Россиялеләр пандемия чорында яшәү өчен кирәкле керемне атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Россия гаиләләренең дүрттән бер өлеше кирәкле чыгымнарны түләгәндә акча җитмәү белән очраша, дип яза РБК Росстат мәгълүматларына сылтама белән. РИА Новости хәбәр итүенчә, сораштырулар барлык төбәкләрдә дә 2020 елның октябрь-ноябрь айларында, йөз меңнән артык йорт хуҗалыгында үткәрелгән. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен, ким дигәндә, аена 61 мең сум акча кирәк. Моннан ике ел элек россиялеләр 58,5 мең сумны атаган булган. Инвалид балалар (88,4 мең сум)... Читать дальше...

Түбән Камада ябык биналарда массакүләм чаралар үткәрү тыелган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Түбән Камада ябык биналарда массакүләм чаралар тыелган, дип хәбәр ителә Түбән Кама муниципаль районы порталында. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин рәислегендә Covid-19 белән бәйле вазгыять буенча муниципаль штаб утырышында шундый карар кабул ителгән. Элегрәк планлаштырылган чаралар, барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне катгый үтәгәндә һәм штаб белән килешеп, ачык мәйданчыкларда гына үткәреләчәк. Шулай ук онлайн чаралар үткәрергә тәкъдим ителә. Читать дальше...



Әлмәттә өлкән яшьтәге халыкның 55 проценттан артыгы вакцинацияләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Соңгы тәүлек күрсәткечләре буенча, Әлмәттә 50 483 кеше вакцина алган —  бу райондагы 18 яшьтән өлкәнрәк халыкның 55 проценты дигән сүз. Шул хакта Instagram туры эфирында ТР Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте. «Без вакциналаштырылган кешеләрне күзәтәбез һәм алар белән ниләр булганын күрәбез. Мин сезгә төгәл әйтә алам, безнең районда нинди дә булса куркыныч тудырган бер генә очрак та юк. Шуңа күрә кемнеңдер шикләре һәм борчулары калса... Читать дальше...

«Казан утлары» «Әдәби кафе»да Кәрим Караның «Җиләкле алан» китабын тәкъдим итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). 16 июльдә «Казан утлары» журналы  «Әдәби кафе»да (Декабристлар урамы, 2нче йорт) Кәрим Караның «Җиләкле алан» китабын тәкъдим итәчәк. «Җиләкле алан» — «"Казан утлары" китапханәсе» сериясендә чыккан дүртенче китап. Аның авторы — Кәрим Кара (Һади Бари улы Кәримов). Китапны тәкъдим итүдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, «ТАТМЕДИА» генераль директоры Шамил Садыйков, матбугат хезмәткәрләре, «Казан утлары» журналы редакциясе, язучылар... Читать дальше...

Татарстан Президенты Казанның кайбер төзекләндерелгән ишегалларын караячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чәршәмбе көнне, 14 июльдә, Казанның кайбер ишегалларын реконструкцияләү барышын шәхсән үзе тикшерәчәк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Зур кунакны нинди ишегалларында тантаналы рәвештә каршы алу сере әлегә саклана. Әгәр сезнең ишегалды 2021 елда төзекләндерелә икән, кунакларны күрми калмас өчен бүген тәрәзәгә ешрак күз салыгыз. Республикада «Безнең ишегалды» президент программасы тормышка ашырыла. Элегрәк «Татар-информ»... Читать дальше...

Россия коронавирус йоктыручылар саны буенча дөньяда дүртенче урынга чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Россия коронавирус йоктырулары саны буенча дөньяда дүртенче урынга чыкты. Бу хакта мәгълүмат Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә Интерфакс. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистикасы буенча, ковид 5,8 миллионнан артык россияледә ачыкланган. Зарарланган кешеләр саны буенча өченче урында  - Бразилия, анда 19 млн кеше, икенче урында – Һиндстан - 30,9 млн кеше, ә беренче урында АКШ тора, анда 33,5 млн кеше авырган. Джонс... Читать дальше...

Гинцбург яшүсмерләрне коронавирустан вакциналаштыра башлау вакытын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Яшүсмерләрне коронавирустан вакцинацияләү 20 сентябрьгә кадәр башланырга тиеш, моның өчен барысы да эшләнә, дип хәбәр итте РИА Новостига Гамалея исемендәге үзәк башлыгы Александр Гинцбург. Мәскәүдә 12-17 яшьлек үсмерләр өчен «Спутник V» вакцинасын тикшерү бара инде. Ул 5 июльдә башкалада ике хастаханәдә: З.А.Башляева исемендәге һәм Морозовка балалар хастаханәләрендә башланды. Анда катнашу өчен әлеге яшь төркемендәге йөз россияле сайлап алынган, 6 июльдә 21 яшүсмер вакцинаның беренче компонентын алган. Читать дальше...

Мәктәп яшендәге балалар өчен түләүләр 16 августтан башланачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләрне күчерү 16 августтан башланачак, күбесе акчаларны нәкъ менә шул көнне алачак, дип белдерде журналистларга Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков. «Президент йөкләмәсе буенча гаиләләр балаларны мәктәпкә әзерләргә өлгерсен өчен түләү август уртасында башланачак. Түләүләр 16 августка билгеләнгән. Күпчелек гаиләләр акчаны нәкъ менә шул көнне алачак. Ата-аналар... Читать дальше...

Новости России
Москва

МИД РФ: рецидивы эскалации между Ираном и Израилем возможны


Аналык бизендә яман шеш 78 хатын-кызның берсендә очрый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Аналык бизендә яман шеш 78 хатын-кызның берсендә очрый. Республика онкологик диспансеры табибы Суфия Сафина бу хакта Казанда онкологлар конференциясендә сөйләгән иде. «Күкәйләлекләрдә яман шешкә китерүче алшартлар берничә: кешенең яше, гинекологик авырулары, балалар табуы, балага уза алмавы, туклану факторлары. Кемнәрдәдер бу алшартлар булып та, рак белән авырмаска мөмкин. Ә бернинди куркыныч факторы булмаса да, яман шеш белән авыручылар бар», — диде ул. Читать дальше...

Мөфтияттә КФУда ислам финанслары буенча белгечләр әзерләү мәсьәләсе каралды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Нәзарәттә КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты директоры Наилә Баһаветдинова белән очрашты. Очрашуда катнашучылар үзара хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләре хакында фикер алышты, дип яза ТР Диния нәзарәте. Наилә ханым Идарә, икътисад һәм финанс институты базасында ислам финанслары өлкәсендә белем бирү буенча кайбер тәкъдимнәре белән белән бүлеште. «КФУда укучылар арасында... Читать дальше...

В Нурлате из бака бульдозера слили 100 литров топлива

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

​​​​​​​Неустановленное лицо со спецтехники, а именно бульдозера, который был припаркован на стоянке спецтехники одного из предприятий города, похитило дизельное топливо в объеме не менее 100 литров.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Музыкаль Казан» лекциясенә чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 16 июль көнне 19:00 сәгатьтә Камилә Кадырованың «Музыкаль Казан» лекциясенә чакыра. Чара Рөстәм Яхин тууына 100 ел уңаеннан уза. Лекциядә Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин иҗатлары турында сөйләшү, Рөстәм Яхинның әсәрләрен тыңлау планлаштырылган. Чарага керү өчен, сылтама аша теркәлү узарга кирәк.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Павлюченкова и Потапова не смогли выйти в финал турнира WTA в Мадриде в парном разряде






В Петербурге силовики скрутили доставщика, едва не влетевшего в толпу прихожан

Акция "Бессмертный полк" прошла в Мадриде

У математиков Калмыкии появится профессиональный праздник

Синоптик Тишковец: в Центральной России ожидается ультраполярное вторжение